Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2023, 12:01

Мәскәүнең баш архитекторы Казан турында: «Зур амбицияле шәһәр»

Сергей Кузнецов «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы турында тәэсирләре белән уртаклашты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь, Диана Жиленкова). Казан зур амбицияле шәһәрнең абруен раслый, дип саный Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов. Әлеге фикерне ул «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы барышында белдерде, чара Г.Камал театры мәйданчыгында уза.

«Казаныш»ка чакырылган кунакларның дәрәҗәсе шаккатыргыч. Һәм хезмәттәшләремнең шәп архитектура конкурслары ясавы – минем өчен Казанның зур амбицияле шәһәр буларак абруен супер-дәлилләү. Һәм «без барысыннан да текәрәк булырга телибез» кебек сүзләр белән генә түгел, ә конкрет гамәлләр белән расланган амбицияләр бу», – диде Сергей Кузнецов.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүнең баш архитекторы 2013 елгы җәйге Универсиадага Су спорт төрләре сараен төзү өстендә эшләгән команданың бер әгъзасы иде. «Кайчан да булса Казанның архитектура мирасының бер өлеше булачак проектта миңа да катнашу мөмкинлеге булды. Мин әле дә бу эш белән бик горурланам. Казанга килгәч, анда барырга тырышам. Объектка 10 елдан артык булса да, ул әле дә дөньяда иң кызыклы Су спорт төрләре сарайларының берсе. Үз вакытында ул Сингапурдагы халыкара архитектура фестивалендә җиңүгә дәгъва итте», – дип уртаклашты спикер.

Ул шулай ук ТР башкаласы Мэры Илсур Метшинның БРИКС илләре архитекторлары берләшмәсен булдыру инициативасына аңлатма бирде. «Әлбәттә, күренешнең табигатен, нәрсә булачагын аңларга кирәк, – дип билгеләп үтте Сергей Кузнецов. Әгәр дә сез акча эшләү өчен архитектурага барсагыз, бу начар идея. Архитекторлар башка максат – яңа тәэсирләр, тарихта үз эзләрен калдыру, акылны чолгап алучы, амбициоз проектларда катнашу мөмкинлеге артыннан киләләр. Шуңа күрә болай дип әйтә алам: әгәр бу ассоциация Россиядә генә түгел, БРИКС илләрендә дә проектларда катнашу өчен ачкыч бирсә, бу бик шәп, яхшы идея булачак, мин үзем бу тарихка керергә әзер».

«Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы Казанда 5-7 нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театр мәйданчыгында уза. Чара 5 меңгә кадәр катнашучыны җыячак. Аңа 250 дән артык спикер кушылачак, шуларның 19 ы – чит илләрнеке. Алар арасында Төркия, Иран, Кытай, Катар, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Италия һәм Бөекбритания экспертлары бар. Үз карашлары белән БРИКС илләреннән мэрлар, архитекторлар, урбанистлар, шулай ук Россиянең 96 архитектура бюросы вәкилләре уртаклашачак.

Фоторепортаж
«Казаныш» архитектура-төзелеш форумын ачу
Видеорепортаж
05.12.2023 14:45
«Казаныш» архитектура-төзелеш форумын ачу
Барлык яңалыклар