В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш сәфәре кысаларында Илсөяр Төхфәтуллина Бишкек шәһәрендәге профильле югары уку йортларында булачак
Бүген Кыргызстан Республикасы башкаласында архитектура өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган абруйлы Ага Хан премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтә. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина БРИКС+ илләре Шәһәрләр һәм муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты вәкиле сыйфатында тантананың мактаулы кунагы буларак чакырулы.
Бәйсез жюри мәдәни багланышларны чагылдыра торган новаторлык үрнәкләре буларак бәяләнгән җиде проектны сайлап алган. Бүләкләү тантанасында Бангладеш, Кытай, Мисыр, Пакистан, Палестина һәм Иран вәкилләренең эшләрен күрергә була. Җиңүчеләр үзара 1 миллион долларны бүлешәчәк.
Архитектура өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган Ага Хан премиясе 1977 елда Галиҗәнап Кәрим Ага Хан IV тарафыннан гамәлгә куела. Тантанада функциональ һәм социаль таләпләргә туры килә торган, шулай ук мәдәни мирас үрнәгендә эшләнгән проектлар җиңү яулый ала.
«Ага Хан премиясен тапшыру тантанасында катнашу – минем өчен мактаулы статус кына булмыйча, комитетыбыз эше кысаларында халыкара дәрәҗәдәге профессиональ элемтәләрне ныгыту мөмкинлеге дә ул», - дип билгеләп үтте Илсөяр Төхфәтуллина.
Баш архитектор эш сәфәре кысаларында профильле югары уку йортларында – Кыргыз дәүләт төзелеш, транспорт һәм архитектура университетында, Кыргыз-Россия славян университетында, шулай ук Кыргызстан Архитекторлар берлегендә булырга ниятли.
Бу елны әлеге оешмалар халыкара «Казаныш» архитектура-төзелеш форумында катнашмаган, әмма киләсе елда әлеге чарада катнашырга ниятли алар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Казан әлеге дәрәҗәле бүләкне тапшыру тантанасы өчен дөньякүләм мәйданчык буларак танылды. 13 нче сентябрь көнне М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында чит илдән 250 ләп кунак катнашкан тантаналы чара узды. Анда төрле илләрдән җыелган министрлар, архитекторлар, галимнәр һәм эшмәкәрләр катнашты.