Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2021, 12:33

Казанның баш архитекторы: «Без конкурста катнашучыларны Камал исемендәге театрның яңа бинасы концепциясен мәхәббәт белән эшләүгә чакырабыз»

Җиңүчеләрне 2022 елның 3-нче февралендә игълан итәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алинә Бережная). Йолдызлы күге булган көнчыгыш зал, иркен гримеркалар, күп функцияле сәхнә – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасының архитектура концепциясен эшләүгә ачык конкурста катнашучыларга җитәкчеләр һәм артистлар шундый теләкләр белдерде, ул Нурсолтан Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары киселешендә урнашачак. Узган атнада конкурсның 8 финалисты билгеләнде, ноябрь ахырында алар Казанга яңа театр, шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекст урнашачак территорияне өйрәнү өчен киләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр итте.

Камал исемендәге театрның яңа бинасының архитектур концепциясен эшләүгә ачык конкурс июль аенда игълан ителгән иде. Анда катнашу өчен барлыгы 537 гариза кергән. Киләсе этапта чит ил архитектура бюролары Россия компанияләре белән берләште, командалар 14 илдән 26 консорциумга һәм 13 шәхси конкурсантка – Россиядә эшләүче юридик затлар һәм эшмәкәрләр бүлеште. Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары аларның эшләнмәләренә бәя бирде, нәтиҗәдә, финалга 8 конкурсант чыкты.

Әйтергә кирәк, конкурска Татарстаннан 23 гариза кергән иде, шуларның 20-се – Казан белгечләре. Нәтиҗәдә, 5 һәм 8 консорциум-финалистларда Казаннан килгән катнашучылар тәкъдим ителде.

«Финалга лаеклы конкурсантлар чыкты, алар җир шарының барлык почмакларында эшли, тирә-юнь фәлсәфәсен үзгәртә. Мин ышанам ки, без моны яңа театрны проектлаганда да эшли алырбыз», – дип ассызыклады ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.

Финалистлар белән эш көндезге-читтән торып форматында дәвам итә. Октябрь ахырында онлайн-семинарларда алар территориянең шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекстына чума алачак. Ноябрь ахырында финалистлар Казанга оештыру семинарына киләчәк һәм участокны караячак. Татарстан башкаласында аларны шулай ук татарларның сәнгать мәдәнияте турында лекцияләр, театрлар, спектакльләр карау, Камал исемендәге театр труппасы белән танышу, эшлекле очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр көтә. Финалистларның барысына да проектка төянергә мөмкинлек бирүче документлар һәм материаллар биреләчәк. Аерым алганда, алар өчен техник бирем, шәһәр төзелеше планы, театр тарихы буенча аналитик белешмә, Кабан күле янындагы территорияне үстерү турында тарихи белешмә әзерләнгән.

Финалистлар үз концепцияләрен 20-нче гыйнварда тәкъдим итәргә тиеш булачак. Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 3-нче февралендә жюриның финал утырышыннан соң игълан ителәчәк.

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина конкурсантлардан театр урнашачак урынга тирән анализ таләп ителүен аерым билгеләп үтте. «Без катнашучыларны шәһәргә мәхәббәт белән эшләргә чакырабыз, шулай да бу тарихи үзәк, һәм моны исәпкә алу мөһим», – дип ассызыклады ул.

Наталия Фишман-Бекмамбетова, проектларда театрның эчке биналарын планлаштыруга зур игътибар бирелергә тиеш, дип өстәде.

Шулай ук артистлар һәм аның җитәкчелеге дә булачак театр төзелеше буенча үз теләкләрен җиткерде. "Театрның яңа бинасы мөмкин кадәр ачык һәм үтемле булырга тиеш, бу спектакльләрне карау өчен урын гына түгел, ә мәдәни тормышның чын үзәге дә булачак, – дип билгеләп үтте баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев. – Без үз теләкләребез турында сөйләдек. Безнең өчен театр артистлары өстенлекле – алар өчен зур, иркен гримеркалар, репетиция заллары, шулай ук зур күп функцияле сәхнә һәм гөмбәзле көнчыгыш зал, анда йолдызлы күк күренүен телибез – мондый зал әле бер генә театрда да юк». Яңа бинада шулай ук хезмәткәрләр һәм кунаклар өчен ике җир асты парковкасы төзү планлаштырыла.

Брифингта катнашучылар билгеләп үткәнчә, төзелеш эшләрен тәмамлау вакыты һәм элеккеге бинаны билгеләү турында сөйләргә иртә әле. «Җиңүчене сайлаганда, иске бирем белән нишләргә икәнен аңларбыз. Безнең эш әле башлана гына, иң кызыгы алда», – диде Ирада Әюпова. Үз чиратында, Наталия Фишман-Бекмамбетова, төзелеш эшләрен тәмамлау вакыты конкурста җиңүченең техник чишелешләренең катлаулылыгына бәйле, дип кисәтте. «2025 елга кадәр төгәлләрбез дип өметләнәбез», – диде ул.

Барлык яңалыклар