В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ни өчен карта белән түләүне кайчакта башкарып булмый һәм пассажирның бушлай йөрергә хокукы бармы – KZN.RU материалында.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль, Ксения Швецова). 1-нче июльдән Казанда җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә өстәмә хезмәт – йөрү өчен банк картасы белән түләү барлыкка килде. Шәһәр маршрутларында эшли торган барлык автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар иске валидаторларны алыштырган яңа контроль-касса аппаратлары белән җиһазландырылды. Яңа хезмәт пассажирларда бик күп сораулар уятты – әгәр банк картасы белән түләү башкарылмаса, пассажирның кайсы очракта бушлай йөрү хокукы бар һәм ни өчен картадан акча соңрак күчерелеп алына. KZN.RU укучыларының бу һәм башка сорауларына Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов җавап бирде.
1. Яңа валидаторлар белән кондуктор ничек эшләргә тиеш һәм транспорт пассажирларының хокуклары нинди?
Пассажир транспортта йөргән өчен акча белән дә, кәгазь акчадан башка да (ул үз эченә банк картасын, транспорт картасын һәм NFC функциясе белән түләүнең башка ысулларын ала) исәп-хисап кыла ала. Әгәр хәзерге вакытта әлеге түләү вариантларының берәрсе эшләми икән, пассажир түләүне башка ысул башкарырга тиеш. Банк картасы белән йөрү өчен түләү мөмкинлеге - мәҗбүри функция түгел, ә өстәмә хезмәт кенә.
Монда банк һәм транспорт картасы белән йөрү өчен түләүнең кардиналь аермасы бар. Әгәр пассажир юл транспорт картасы белән түли алмый икән, моның сәбәбе – валидаторның төзек булмавында. Бу ситуациядә пассажир бушлай йөрү хокукына ия, ә автобус тиз арада линиядән чыгып, җитешсезлекләрне бетерергә тиеш.
2. Банк картасы белән түләүне башкарып булмау. Пассажирның бушлай йөрү хокукы бармы?
Әгәр терминал техник сәбәпләр аркасында акчасыз һәм акча белән түләү ысулы белән чек бирмәсә, контроль-касса аппараты төзек түгел дип санала һәм пассажир бушлай йөрү хокукына ия. Әмма чек кәгазь акча белән түләгән очракта бирелә икән, транспорт картасы буенча түләү алынса һәм бары тик банк картасы гына кабул ителми икән, аппарат эшли дип санала. Бу очракта пассажир башка ысул белән түләргә тиеш.
Терминал төзек булмаган очракта кондуктор акча алыы һәм пассажирны билетсыз йөртергә хокуклы түгел.
3. Шәһәр пассажир транспортында йөрү өчен түләү тәртибен нинди документ җайга сала?
Федераль һәм республика законнары нигезендә Башкарма комитетның «МИР» илкүләм түләү системасының контактсыз банк карталары, VISA, MasterCard системаларының халыкара түләүләре һәм NFC технологияләре булган башка электрон җайланмалар ярдәмендә Казанның шәһәр пассажир транспортында йөрүгә түләү турында» карары кабул ителде. Анда пассажирның бушлай йөрү хокукына ия булган барлык очраклар да язылган.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы федераль законда «Товарлар сатуда түләү формалары һәм тәртибе» дигән 16.1 статьяда товар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү урынында интернетка керү мөмкинлеге бирелмәсә, сатучы (бу очракта транспорт предприятиесе) илкүләм түләү җайланмалары ярдәмендә түләүне тәэмин итү бурычларыннан азат ителә диелә.
4.Ни өчен карта белән түләгәннән соң, кондуктор фискаль чек бирә, ә анда иске дата тора? Яки чек урынына иске типтагы кызыл/зәңгәр билет бирә?
Иске үрнәктәге билетлар 1-нче июльдән бирелергә тиеш түгел – бу финанс дисциплинасын бозу. Шулай ук кондуктор алдан бастырылган билетны бирсә, бу да тәртип бозу булып тора. Кайчагында кондукторлар пассажирларны билетлар белән тизрәк тәэмин итәр өчен билетларны алдан ук бастырып куя, тик бу дөрес түгел, һәм пассажир мондый кондуктор эшенә шикаять белдерергә хокуклы.
5. Кондукторның банк картасы «кара исемлек»кә эләкте диюе ни дигән сүз? Моннан ничек чыгарга?
Сүз тагын транспорт һәм банк карталары белән түләүдәге кардиналь аермалар турында бара. Әгәр без транспорт картасы белән йөрү өчен түлибез икән, анда инде билгеле бер ресурс бар – без аны алдан ук тулыландырабыз. Моның өчен без чек алабыз һәм хезмәт өчен түлибез. Шул рәвешле, йөрү өчен түләгәндә безгә чек бирелми, һәм операцияне бернинди дә раслау таләп ителми.
Ә банк картасы белән түләгәндә, контроль-касса аппараты банк белән һәр транзакциядән соң элемтәгә керә һәм анда акча бармы-юкмы икәнен тикшерә. Тик банк белән элемтәгә керү өчен, аңа билгеле бер вакыт кирәк. Пассажир картаны куеп, фискаль чек ала икән, акчаны аванс аша күчерү бара – аппарат әле банк белән элемтәгә керми, әмма ул әлеге картада 27 сум бар дип саный. Картаны ул истә калдыра һәм стоп-листка кертә. Алга таба, банк белән элемтәгә кергәч, аппарат картада акча барлыгын раслый һәм аларны картадан ала. Пассажирның юл чыгымнарын түләп, ә акча күчерү турындагы хәбәр сәфәрдән соң гына алынуы шуның белән аңлатыла.
Банктан картада «акча юк» дигән мәгълүмат килсә, шулай ук акча күчерү уңышсыз башкарылган башка очракларда, карта «кара исемлек»кә эләгә, ә пассажирның 27 сум бурычы өстендә кала. Ул вакытта пассажир йөрү өчен башка ысул белән түләргә тиеш.
Әгәр банк карталары белән түләү вакытында бер урында раслануны көтәргә туры килсә, кондуктор һәр пассажир янында ким дигәндә ике минут торыр иде. Пассажирлар агымы күп булган шартларда бу мөмкин түгел.
6. Кайсы очракларда кондуктор юлда йөрү өчен фискаль чек бирергә тиеш, ә кайсыларында - юк?
Чек, һичшиксез, берничә очракта бирелергә тиеш. Беренчедән, йөрү өчен кәгазь акча белән түләгәндә, ул пассажир күз алдында басылырга тиеш. Икенче вариант - банк картасы белән транспорт кушымтасыннан башка түләгәндә. Калган барлык очракларда да - транспорт картасы, транспорт кушымтасы булган банк картасы, ташламалы карта белән түләү - пассажирга чек бирелми.
7. Акча булган банк картасы буенча түләү нинди сәбәпләр аркасында башкарылмаска мөмкин?
Еш кына түләү карта контактсыз булу аркасында башкарылмый. Шулай ук еш кына пассажирлар картаны валидаторга дөрес куймый. Барлык кондукторлар да яңа аппаратларның эшләү нечкәлекләрен ахыргача аңлап җиткермәде, алар белән өстәмә инструктаж үткәрелә. Картаны тулысынча аппаратка куярга һәм тавыш сигналына кадәр кимендә 2-3 секундка калдырырга кирәк.
Аппарат картаны күрми торган очраклар да була. Анда язу барлыкка килә: «Карта дөрес укылмады». Бу очракта картаны тагын бер тапкыр куярга кирәк. Башкарылган операцияне раслау сыйфатында пассажир ертып алына торган билет ала.
Кайчагында терминал иртәдән банк белән элемтәгә керә алмый һәм «кара исемлекләрне» яңартып өлгерми. Ул чакта банк функциясе кимчелекләрне бетергәнче эшләмиячәк. Пассажирлар юл чыгымнарын кәгазь акча яки транспорт картасы белән түли.
8. Бер сәфәрдә ике һәм аннан күбрәк пассажир өчен банк картасы белән түләп буламы?
Бер тапкыр барган өчен банк картасы белән бер кеше өчен генә түләргә була. Бу чикләү акчаны кабат алганда ялгышлыклар килеп чыкмасын өчен кертелгән. Кондукторда пассажирның юл йөрү өчен түләгәнлеген тикшерү зарурилыгы туарга мөмкин, чөнки ул һәр пассажирны истә калдыра алмый. Бу очракта ул картаны валидаторга кабат куя, карта юлның инде түләнгән булуын күрсәтергә тиеш. Шул ук сәбәпләр аркасында пассажирлар кондукторга транспорт һәм банк картасын икенче тапкыр күрсәтүдән курыкмаска тиешләр. Бер тапкыр барган өчен 27 сумнан артык акча алынмый.
9. Кондуктор үзен тупас тоткан очракта, пассажир кая мөрәҗәгать итә ала?
Маршрутка хезмәт күрсәтә торган транспорт предприятиесенә шикаять белдерергә мөмкин. Шулай ук Транспорт комитетына шикаять белән 8 (843) 275-30-50 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.
10. Банк картасы белән түләгәндә, артык сумманы алган очракта нишләргә?
Юл йөрү өчен түләгәндә, мондый проблема белән очрашкан һәркемгә акча автомат режимда кайтарылачак. Шулай ук «Транспорт картасы» акционерлык җәмгыятенең кайнар линиясенә 8 (843) 262-80-80 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.