Программада - карачкы яндыру театральләштерелгән тамаша һәм кышкы уен-көлке.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). 17 февральдә казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын “Широкая Масленица-2018” бәйрәменә чакыралар. Бәйрәм узачак мәйданда – Меңьеллык мәйданында Боз шәһәрчегендә (Үзәк стадион каршында) – декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, сәүдә рәтләре урнаштырылачак.
Биредә тагын берничә мәйданчык ачылачак: рус халык уеннары һәм күңел ачу чаралары белән фольклор мәйданчык, бәйге-уен мәйданчыгы, хаски һәм понида йөрү мәйданчыклары ачылачак. Кунаклар аттракционнарда була, боз таучыкларында шуа, чолга аякларда йөрү, халык биюләре һ.б. буенча мастер-классларда катнаша алалар.
Төп сәхнәдә фольклор җырлар һәм биюләр, цирк сәнгате элементлары белән номерлар һәм Петрушка театры тамаша кылырга мөмкин. Бәйрәм программасында – Масленица карачкысын яндыруның театральләштерелгән тамашасы, балалар һәм зурлар өчен концерт һәм күңел ачу-уен программалары, биюләр, бәйгеләр һ.б.
Бәйрәм кунаклары борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймаклар һәм прәннекләрдән авыз итә алачак.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана. Ачылу тантанасы 12.00 сәгатьтә була, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе. Моннан кала, Масленица шәһәрнең тагын берничә мәйданчыгында узачак (программага үзгәрешләр кертелергә мөмкин):
17 февраль, 13.00 – “Нагорный” мәдәният йортында (Локатор ур., 25б);
17 февраль, 12.00 – Вознесенское мәдәният йортында (Нардуган ур., 45);
17 февраль, 11.00 – “Крылья Советов” паркында;
17 февраль, 14.00 – Мирный бистәсенең мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта;
18 февраль, 11.00 – “Калейдоскоп” паркында (Сыртанова ур.);
18 февраль, 10.00 – Аккош күленең урман-паркы зонасында;
18 февраль, 11.00 – Горки-Әмәт урманында.
Май чабу бәйрәменә шулай ук шәһәр музейлары кушылды. 12-18 февральдә ТР Милли музеенда “Госпожа честная Масленица” атналыгы үтә. 18 февральдә 13.00 сәгатьтә К.Васильев рәсем галереясында “Онытылган көйләр” (“Забытые мелодии”) фольклор коллективычыгышы, уеннар, коймаклар һәм бүләкләр тарату узачак. Чарага “Гаврош” балалар приюты балалары һәм якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре чакырылган.