Мондый карар Бөек Ватан сугышы ветераны Юрий Александрович Величко белән булган хәлне тикшерү барышында кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе карары буенча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаевка вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармаган өчен шелтә белдерелде. Мондый карар Бөек Ватан сугышы ветераны Юрий Александрович Величко белән булган хәлне тикшерү барышында кабул ителде.
Искәртергә кирәк, бу вакыйга билгеле булгач ук, хәлне шәһәр җитәкчелеге үз кулларына алды. Шәһәр администрациясе идарә итүче компания оештыручысына мөрәҗәгать иткәч, идарә итүче компаниясе директорын вазыйфаларыннан азат итәргә карар кабул ителде. Юрий Александрович Величконың торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары түләнде. Бүгенге көндә җаваплы хезмәтләр вакыйганы тикшерүне дәвам итә: ТКХ комитетында ветеран биргән документлар тикшерелә. Моннан кала, идарә итүче компаниядән дә тиешле документлар соратылды. Тикшерү тәмамлангач, вакыйгага тиешле бәя биреләчәк.