Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2021, 14:16

РФ Тикшерү комитеты башлыгы ТР Президенты озатуында 175 номерлы гимназиядәге фаҗига урынын карады

Александр Бастрыкин Казанга гадәттән тыш хәлнең тикшерү барышын контрольдә тоту өчен килде.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанга килде. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында 175-нче номерлы гимназиядә булган фаҗига урынын карады, анда кичә 9 кеше һәлак булды, тагын 23-е хастаханәгә озатылды.

Россия тикшерү комитеты башлыгы булган фаҗигадән соң биналарны карады, булган хәлгә бәйле рәвештә республика башлыгының кайгысын уртаклашты һәм аның белән гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләре турында фикер алышты. Александр Бастрыкин шулай ук Казан мәгариф учреждениесендә барлыкка килгән стихияле мемориалга чәчәкләр салды.

«Сигез кешене Казаннан Мәскәүгә күчерергә дигән карар кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты биредә, һәм якындагы сәгатьләрдә зыян күрүчеләрне безнең илнең иң яхшы госпитальләренә китереләчәк. Бу биш бала һәм өч өлкән кеше. Владимир Путинга медицина учреждениеләрен, федераль органнарны, Россия сәламәтлек саклау министрлыгын җәлеп итү турындагы карары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Казанда күрсәтелгән беренчел ярдәм киләчәктә дә Мәскәүдә уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанам, – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов журналистларга. – Калган зыян күрүчеләр буенча да эш бара. Мин инде ике тапкыр Балалар республика клиник хастаханәсендә булдым, балалар белән сөйләштем. Барлык кирәкле чаралар уздырылды, аларга кирәкле бөтен медицина ярдәме күрсәтелә».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, зыян күрүчеләр һәм аларның якыннары өчен ике психологик ярдәм пункты эшли, 150 психолог җәлеп ителгән, индивидуаль эш алып барыла. Бүген республикада бу фаҗигадә һәлак булучылар буенча матәм көне игълан ителде. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр гаиләләренә финанс ярдәме күрсәтү турында карары кабул ителде. Җирләү чараларын тәэмин итү белән бәйле барлык процедуралар уздырылган, хәзерге вакытта сигез кеше җирләнгән. Киләчәктә республика башлыгы укучыларның ата-аналары белән очрашырга һәм ярдәм чаралары турында фикер алышырга ниятли.

Үз чиратында Александр Бастрыкин коточкыч фаҗигагә китергән барлык шартлар да ачыкланачак, дип ассызыклады. Хәзер үтерү турындагы эшне тикшерү кысаларында тикшерү эшләре алып барыла, моның белән үзәк аппарат хезмәткәрләренә шөгыльләнергә кушылган.

Элегрәк Россия тикшерү комитеты рәисе ТР Президенты озатуында зыян күрүчеләр булган Республика балалар клиник хастаханәсендә булды. Якын арада Александр Бастрыкин Казанда төбәкнең барлык хокук саклау структуралары вәкилләре һәм буйсынучылар белән оператив киңәшмә уздырачак, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар