В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Григорий Гуров «Вертолет» яшьләр үзәгендә, химиклар мәдәният йортында, «Ышаныч» үзәгендә һәм башка объектларда булды
Кичә яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров Казанның РФ субъектларында комплекслы үсеш программаларының «Яшьләр өчен төбәк» Бөтенрәсәй конкурсы кысаларында капиталь ремонт ясалган берничә объектында булды.
Шундыйларның берсе 30 августта ачылган яңартылган «Вертолет» яшьләр үзәге булды. Кече Мәскәү урамындагы 15 нче йортта урнашкан бина 60 елга беренче тапкыр ремонтланган. Хәзер ай саен үзәккә ике меңнән артык бала, ә түгәрәкләргә һәм секцияләргә даими нигездә меңгә якын бала йөри алачак.
«Татарстан – яшьләр сәясәтенә, шул исәптән яшьләр инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирә торган алдынгы регионнарның берсе», – диде Григорий Гуров.
Ике катлы бинада зур һәм кече спорт, концерт һәм хореография заллары җиһазландырылган. Тренажер залы, киберзал, күпфункцияле холлар да бар. Яшүсмерләр концерт-иҗат берләшмәләре дәресләренә, мәсәлән, вокал студиясенә, рок- яки джаз-клубка йөри ала.
Маршруттагы тагын бер объект – Сигезенче март урамында урнашкан «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең «Таяныч» бүлеге. Учреждениенең барлыкка килү тарихы һәм биредә башкарыла торган эшләр турында директор Елена Овчинникова сөйләде.
Бүлектә төркем терапиясе өчен ике – кече һәм зур зал бар. Соңгысын төрле активлыкларга җәлеп итәләр, аерым алганда, стресска каршы бию практикалары үткәрелә. Шулай ук биредә коры бассейн, һава-куык колоннасы һәм фиброптик сүс белән җиһазландырылган сенсор бүлмә һәм индивидуаль терапия кабинеты бар.
«Ишегалды форматыннан алып республика форматына кадәр барлык яшьләр сәясәте уникаль технологияләр белән үткәрелгән. Моның кыйммәте бик зур, чөнки бу яшьләрне килеп туган ниндидер мәсьәләләрдән алып, зур шатлыклы вакыйгаларга, мәсәлән, гаилә төзү, балалар белән эшләү, уртак гаилә сәясәтенә кадәр колачлый торган система», – дип ассызыклады яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе.
Кунак капиталь ремонттан соң Татарстан яшьләренең төп үзәге булачак химиклар мәдәният йортында да булды. Заманча киңлекнең өч катында 520 урынга исәпләнгән концерт залы, медиаүзәк, күп функцияле һәм хореографик киңлекләр, иҗади һәм чүлмәкче остаханәләре урнаштырылачак. Григорий Гуров шулай ук «УРАМ» экстрим-паркында һәм «Идел» яшьләр үзәгендә булды.
«Бу тәэсирләндерә. Без киләчәктә яшьләр сәясәтен үстерү буенча республика белән бергә эшләячәкбез», – дип планнары белән уртаклашты ул.
Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина һәм башкалар катнашты.