В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ратушада Пермь делегациясе һәм Казанның җирле үзидарә органнары вәкилләре муниципалитетларны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Пермьнән шундый зур делегациянең шәһәргә килүе безне нык шатландыра. Без һәрвакыт диалогка ачык, тәҗрибә уртаклашырга әзербез. Һәм без, әлбәттә, сезнең Уралдагы матур шәһәрегезне беләбез, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Е.Лодвигова. – Даими эшегез өчен рәхмәт белдерәбез, сез безнең белән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр», Идел буе шәһәрләре ассоциациясе берләшмәләрендә торасыз. Без һәрвакыт элемтәдә».
Үз чиратында Пермь башлыгы делегацияне Казанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер бигрәк тә муниципалитетларның иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирүче муниципальара мөнәсәбәтләр һәм элемтәләр булдыру мөһим. «Минемчә, Казан – Пермь өчен перспективалы партнер. Безнең шәһәрләр илнең мөһим сәнәгать үзәкләре булып санала, данлы тарихка һәм бай мәдәни тормышка ия. Пермьгә быел 300 ел тула. Форсаттан файдаланып, сезнең шәһәр командасын әлеге юбилейга чакырам», – диде А.Демкин.
ТР башкаласын үстерү тәҗрибәсен тәкъдир итү торак-коммуналь хуҗалык һәм торак сәясәте өлкәсеннән башланды. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, шәһәрдә халыкның аерым категорияләре өчен торак шартларын яхшырту һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча актив эш алып барыла. Йортсыз хайваннар да игътибарсыз калмый.
«Мэр «Казан – ташландык хайваннарсыз шәһәр» проектына старт бирде», – дип искәртте И.Гыйниятуллин. – Без мәктәпләр һәм балалар бакчалары өчен белем бирү программасын эшләдек – балаларны хайваннарга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтәләр. Иң мөһиме, аларда җаваплылык хисе тәрбияләргә тырышабыз. Махсус чаралар вакытында приюттан көчекләр һәм этләр алып киләбез, алар белән нәрсә булганын сөйлибез. Еш кына кешеләр әлеге чаралардан йорт хайваннарын өйләренә алып китә».
Шәһәрне төзекләндерү эшләренең нәтиҗәләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев уртаклашты. Яшелләндерү, җәмәгать киңлекләрен яңарту һәм ишегалды территорияләрен ремонтлау эшнең төп юнәлешләре булып тора. «Безнең ишегалды» президент программасы турында сөйләгәндә, И.Куляжев аның 6 эш төрен берләштерүен билгеләп үтте: тротуарларны ремонтлау яки төзү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, ТКХ өчен яктырту системасын, җиһазларны һәм мәйданчыкларны яңарту, хуҗалык-көнкүреш җиһазларын урнаштыру.
Шәһәр төзелеше сәясәтенең төп трендлары турында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләде. «Бер ел элек безнең идарә каршында Шәһәрне үстерү институты оештырылды, аның төп бурычлары – шәһәр өчен әһәмиятле булган һәм нинди дә булса коммерция структуралары көче белән гамәлгә ашырып булмый торган стратегик проектларны эшләү», – дип ассызыклады ул. ТР башкаласының баш архитекторы «Казаныш» бөтенроссия архитектура-төзелеш форумын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук студентлар белән эшләү һәм архитектор һөнәренең актуальлеге темасына кагылды.
Дмитрий Малютин ТР башкаласы турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. «Мин Казанда беренче тапкыр һәм, әлбәттә инде, халыкның яраткан шәһәренә карата мөнәсәбәте, үсеш темплары, шәһәр үсешендә төп моментлар сыйфатында сездә салынган стратегияләргә гаҗәпләндем. Мин, барлык хезмәттәшләрем кебек үк, шәһәрләребез арасындагы партнерлык үсешен уңай бәялим. Безне уртак чик берләштерми, ләкин бу безне күршеләр дип атарга комачауламый», – дип йомгаклады ул.
Пермьне үстерү тәҗрибәсен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Игорь Субботин, администрация аппараты җитәкчесе Александр Молоковских һәм Экология һәм табигатьтән файдалану идарәсе башлыгы Дмитрий Андреев тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казан белән Пермь хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документка ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Пермь башлыгы Алексей Демкин кул куйды. Килешү ике яклы элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан имзаланды.
Пермь делегациясе Казанга кичә килде. Эш сәфәренең беренче көнендә кунаклар Казан Кремлендә, Изге Мәрьям Ана Казан иконасы соборында, «Урам» экстрим-паркында, ТР Милли китапханәсендә һәм «Черек күл» паркында булдылар. Шулай ук «Химград» технополисына, Салават Күпере торак районына, төрле чараларга бару планлаштырылган.