В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә турнирның йомгаклау программасы формалаштырылган
Фото: vk.com/gamesofuture
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь, Диана Жиленкова). Бүген Казанда 2024 елның февралендә старт алачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирының йомгаклау программасы формалаштырылды. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
«Безнең ил өчен «Киләчәк уеннары» – революцион турниры башланырга ике ай кала. Казанга әлеге чараны уздыру хокукы бирелде. Без әзерлекнең соңгы стадиясендә, бүген «Киләчәк уеннары» объектлары буенча масштаблы карап чыгу планлаштырыла. Соңгы программа формалаштырылды», - дип сөйләде ул.
Исегезгә төшерәбез, ярышларны ачу тантанасы 21 нче февральгә планлаштырылган, ярышлар 3 нче мартта тәмамланачак. Турнир 21 гибрид дисциплинаны фиджитал концепциясенә берләштерәчәк, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала.
«Без төрле илләрдәге коллегаларыбыз белән турыдан-туры аралашу режимында торабыз. Безнең бурыч – Казанга 100 дән артык илне китертү. Бу бик амбициоз, җитди эш. Моны эшләп, бөтен дөньяга танылырга, чираттагы тапкыр Казанның спорт башкаласы булуын, ярышларны иң югары дәрәҗәдә үткәрә алуыбызны исбатларга телибез», - дип йомгаклады спикер.
Элегрәк РФ Дәүләт Думасы «Киләчәк уеннары» турында закон кабул иткән иде. Документта ярышларның максатлары һәм үткүрү ешлыгы, шулай ук оештыручыларның вәкаләтләре билгеләнгән.