Татарстан Республикасы башкаласына эш визиты белән Әстерхан өлкәсе делегациясе килде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Казанның җәмәгать транспортын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсен Әстерхан өлкәсендә кулланырга планлаштыралар. Әстерхан администрациясе башлыгы Радик Харисов хәбәр иткәнчә, төбәктә пассажирлар йөртүнең күп өлешен аз сыйдырышлы автобуслар башкара, гражданнар тарафыннан шелтәләр бар, шуңа күрә ТР башкаласының транспорт проблемаларын хәл итү тәҗрибәсе Әстерхан өчен кызыклы һәм файдалы булачак. "Без бу тәҗрибәне алга таба да үстерәчәкбез", – дип билгеләде ул шәһәр Мэриясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин белән очрашудан соң.
Әстерхан делегациясе Татарстан Республикасына транспорт, мәгариф, төзекләндерү, бизнес өлкәләрендә төбәк һәм башкала тәҗрибәсен өйрәнү һәм муниципальара хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен эш визиты белән килде. Кунаклар муниципаль парковкалар эше, шәһәрнең транспорт системасын оештыру белән таныштылар - ПАТП-2, "ТР башкалаларында пассажирлар йөртүне оештыручы" МКУ, "Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы" МКУ булдылар.
"Татарстан, Казанның тәҗрибәсе һәм соңгы елларда эшләнелгән позитив, чыннан да, безнең өчен генә түгел, Россия Федерациясенең барлык территорияләре өчен дә бик кызыклы. Безнең өчен бигрәк тә, чөнки без – интенсив үсеш алган төбәк", – дип аңлатты Р.Харисов Казан тәҗрибәсен өйрәнү белән кызыксынуны.
Кызыклы тәҗрибәләр арасында Әстерхан администрациясе башлыгы зур габаритлы һәм сыйдырышлы автобусларны куллануны, диспетчерлык хезмәте күрсәтүне, транспорт чарасында электрон табло булуны, шулай ук тукталыш пунктларында булуны билгеләп үтте.
"Транспорт инфраструктурасы эчендә барлык структураларның төгәл хезмәттәшлеге - бу бик кызыклы тәҗрибә. Мин урамнарда аз сыйдырышлы автобусларны күрмәдем, бу элек яңгыраган проектларны дөрес итеп гамәлгә ашыру турында сөйли. Иң мөһиме - гражданнар өчен позитив: Казан кешеләре транспорт чаралары хәрәкәте турында мәгълүматны, алар арасында интервалларны күрә, шуңа күрә урамда тормый, яңгыр, кар астында туңмый, ә хәрәкәт маршрутын вакыт буенча төгәл язып куя. Кызганычка каршы, безнең төбәктә пассажирлар йөртүнең күп өлешен аз сыйдырышлы автобуслар башкара, гражданнар тарафыннан шелтәләр бар. Без тәҗрибәне алга таба да үзләштерәчәкбез", – дип ассызыклады Әстерхан администрациясе башлыгы.
Делегация ТР башкаласында җомга көнне булачак. Кунакларның шулай ук Казанның мәгариф учреждениеләренә визиты планлаштырылган, анда алар Татарстан хезмәттәшләренең эшен өйрәнергә ниятли.