В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу атнада төрле спорт дисциплиналары буенча 25-тән артык дәрес узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). Татарстанда «Яшел фитнес» проектының профессиональ спорт тренерлары катнашында бушлай онлайн-күнегүләр дәвам итә. Дәресләр проектның социаль челтәрләрендә турыдан-туры эфирлар форматында уза, аларга барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
27-нче апрельдән 2-нче майга кадәр актив ял итәргә яратучылар өчен гимнастика, йога, әйләнә буенча, интерваль күнегүләр, калланетика, стретчинг буенча 25-тән артык төрле күнегүләр, шулай ук лекцияләр үткәреләчәк.
Әйтик, бүген, 27-нче апрельдә, 11.00 сәгатьтә Full body тренировкасы, 15.00 сәгатьтә - бөтен гәүдә өчен күнегүләр, ә 19.15 сәгатьтә - Айенгар йогасы узачак.
28-нче апрельдә күнегүләр 8.00 сәгатьтән башлана - бу вакытта калланетика һәм сулыш гимнастикасы буенча дәресләр узачак. 10.00 сәгатьтә әйләнә буенча күнегүләр башлана. 12.00 сәгатьтә сулыш практикаларына багышланган лекция узачак. Кичәне 19.00 сәгатьтә функциональ күнегүләр тәмамлаячак, дәресләр 19.00 сәгатьтә башлана.
Атна дәвамында узачак онлайн-дәресләрнең тулы җәдвәле белән проектның социаль челтәрләрендә яки #ЗеленыйФитнес хештегы буенча танышырга була.
Исегезгә төшерәбез, «Яшел фитнес» үз эшчәнлеген «Спорт - яшәү нормасы» федераль программасы буенча «Демография» милли проекты кысаларында алып бара. Иҗтимагый-спорт хәрәкәте сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.