Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.08.2021, 16:02

Гидрометеорология үзәге: Татарстанда һава +37 градуска кадәр җылыначак

Шул ук вакытта Казанда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз һәм җилнең секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе көтелә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Иртәгә, 3-нче августта, Татарстанга бик эссе һава торышы кире кайтачак. Көндез республикада һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин булса, Казанда +36 градуска кадәр җитәчәк. Шул ук вакытта явым-төшемнәр дә булырга мөмкин.

Алдагы төндә Татарстан башкаласында алмашынучан болытлы һава, башлыча явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил. Төнлә минималь температура +19-21 градус тәшкил итәчәк. Ләкин иртәгә көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан , көньяк-көнбатышка таба үзгәрүчән талгын җил, урыны белән секундына16-21 метрга кадәр көчәючән. Көндез иң югары температура +34-36 градуска җитәчәк.

2-нче августтан 5-нче августка кадәр эссе һава торышы сәбәпле, Татарстан территориясендә урыны белән урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 класс).

Мондый җылы һава торышы республикада агымдагы атна дәвамында сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Әгәр бүген төбәк аз болытлы антициклон тәэсирендә булса, иртәгә төньяк-көнбатыш циклонның актив атмосфера фронты якынлашу белән көнбатышта явым-төшемнәр көтелә. 4-нче һәм 5-нче августта һава торышының тотрыклы булмавы – кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр, боз, көндез +25-30 градус, көнчыгышта +36, һәм +24-29 градус көтелә.

Җомга көнне, 6-нчы августта, шимбә көнне, 7-нче августта, республика яңадан югары атмосфера бүленеше кыры йогынтысында калачак. Явым-төшем булырга мөмкин түгел. Төнлә һава температурасы +11-16 градуска кадәр төшәчәк, көндез +21...+26 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Барлык яңалыклар