В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21 нче февральдә көндез Казанда азрак кар явачак.
Фото: Денис Гордийко
Республикада 22 нче һәм 23 нче февральдә һава шартлары көнбатыш циклонының тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Синоптиклар урыны белән буран һәм көчле җил вәгъдә итәләр. 22 нче февральдә төнлә һава температурасы -10-15 градус булачак, көндез термометр баганалары -5 градуска кадәр күтәреләчәк. 23 нче февральдә тәүлек дәвамында -15 градуска кадәр, төнлә аязганда -20 градуска кадәр көтелә. Бу көнне җил секундына 15-16 метрга кадәр көчәячәк.
Атна ахырына атмосфера басымы артачак, ә температура фоны түбәнәячәк.