Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2023, 15:06

ТР Гидрометеорология үзәге: Казанда аномаль җылы һава торышы аркасында температура рекордлары куелды

Узган ял көннәрендә республикада уртача тәүлеклек температура нормадан 8-12 градуска югарырак булды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март). Узган ялларда Татарстанда аномаль җылы һава торышы күзәтелде. Тәүлеклек уртача температура нормадан 8-12 градуска югарырак булып чыкты. Казанда температура рекордлары куелды, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Прогноз буенча, 28 нче мартта атмосфера басымы шактый артачак. ТР башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз яңгыр ява, термометр баганалары 2-4 градус җылы күрсәтәчәк. Көндез зур явым-төшем көтелми, һава +9-11 градуска кадәр җылыначак.

29 нчы мартта антициклон тәэсирендә Татарстанда явым-төшем булу ихтималы аз. Төнге температура -3 тән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез +6-11 градуска кадәр җылыта.

30 нчы март төнендә дә явым-төшем көтелми, һава температурасы -1 дән +4 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава торышы үзгәрәчәк: синоптиклар бераз яңгыр һәм көчле көньяк-көнчыгыш җиле вәгъдә итә, урыны белән тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, термометр баганалары +8-13 градуска кадәр күтәреләчәк.

31 нче мартта һәм 1 нче апрельдә республикада җылы һава торышы сакланачак. Төнге температура +1-6 градус булыр дип көтелә, көндез һава +8-13 градуска кадәр җылыначак, дип фаразлый ТР Гидрометеорология үзәге.

Барлык яңалыклар