В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Зур явым-төшемнәр көтелми.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы сакланачак. Республика әле дә көчле антициклон перифериясендә.
20-22 нче гыйнварда Казанда аязучан болытлы булачак. Төнлә һава температурасы -11 градустан -13 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары -7 градустан -5 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фаразларга караганда, киләсе атна башында явым-төшемсез салкын һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -14 градустан -19 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -6 градустан -11 градуска кадәр тәшкил итәчәк.