Кайбер урыннарда бераз яңгыр көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель) Казанда 4 нче апрельдә яңгырсыз аязучан болытлы һава торышы булачак. Синоптиклар көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр җил һәм +18 градуска кадәр җылы вәгъдә итә.
Республика территориясендә коры һәм бик җылы һава торышы көтелә. Термометр баганалары төнлә +5 тән 0 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава +15-20 градуска кадәр җылыначак.
5 нче апрельдә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәрүчән җил исәчәк, тизлеге секундына 5-14 метрга кадәр булачак. Һава температурасы төнлә 0 дән +5 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез термометр баганалары +15-20 градуска кадәр күтәреләчәк.
6 нчы апрельдә Татарстанда урыны белән бераз яңгыр, тизлеге секундына 6-11 метр (урыны белән секундына 14 метр булачак) тәшкил итәчәк төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән җил көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр үзгәрәчәк, көндез +12 градуска кадәр җылытачак.