В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда +3 градус, юлларда бозлавык һәм кар боткасы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
24 нче декабрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, кар, юеш кар һәм яңгыр булачак. Көньяк-көнбатыш, көньяктан уртача җил фаразлана. Төнлә һава температурасы -1 дән +1 градуска кадәр, көндез +1 дән +3 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар боткасы саклана.
Синоптиклар фаразлавынча, 24 нче һәм 25 нче декабрьдә Татарстанда төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында кар, юеш кар, яңгыр һәм буран, көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метрга кадәр җил көтелә. Шимбә көнне һава температурасы -2 градустан +3 градуска кадәр, якшәмбе көнне +1 градустан -4 градуска кадәр, төнлә көнчыгышта -8 градуска кадәр булачак. Ял көннәрендә юлларда көчле бозлавык һәм кар боткасы булырга мөмкин.
Киләсе атна башында һава торышы көнбатыш антициклонга күчәчәк. Яңгыр әкренләп туктаячак, һава температурасы төшәчәк. 26 нчы декабрь төнлә -4-9 градуска кадәр, көндез -2-7 градус салкын булыр дип көтелә. 27 нче декабрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы -8 дән -13 градуска кадәр, көндез синоптиклар -5 градустан -10 градуска кадәр булыр дип фаразлый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.