Иртәгә Казанда һава +32 градуска кадәр җылыначак, аерым районнарда яңгыр явачак.
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава 19 градуска кадәр җылыначак, җил төньяк-көнчыгыштан булачак. Көндез республика башкаласында кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, көндез максималь температура +32 градуска кадәр булачак.
Тулаем республика буенча 9 нчы һәм 10 нчы августта югары басым йогынтысында һава температурасы нык үзгәрмәячәк. Төнлә +20, көндез +33 градуска кадәр җылы көтелә. Алдагы төндә явым-төшем фаразланмый, ә иртәгә көндез аерым районнарда кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Чәршәмбе, 10 нчы августта, урыны белән яшен булуы көтелә, җил көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
11 нче августта, пәнҗешәмбе көнне, Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал, яшен һәм көчле җил булырга мөмкин. Температура төнлә +13-18 градус, көндез +22 градуска кадәр җитәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, 12-13 нче август көннәрендә республика территориясенә чираттагы антициклон йогынтысы булачак. Явым-төшем булмас дип көтелә, төнлә температура 12-17 градус булачак, көндез һава +28 градуска кадәр җылыначак.