14 нче апрельдә Казанда секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 14 нче апрельдә Татарстанда кискен суытачак. Синоптиклар төньяк-көнчыгыштан көчле җил фаразлый, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Фаразлар буенча, иртәгә Казанда аз болытлы булачак, җил секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк. Төнге температура -1 дән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава +5-7 градуска кадәр җылыначак.
15 нче һәм 16 нчы апрельдә республикада коры һәм салкын һава торышы сакланачак. Төнлә -7 градуска кадәр, көнчыгышта -10 градуска кадәр суыта. Шимбә көнне көндез термометр баганалары +4-9 градуска кадәр күтәреләчәк, ә якшәмбе көнне +8-13 градус җылы булыр дип фаразлана.
Киләсе атна башында Татарстанда коры һава торышы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә +11-17 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Моннан тыш, 13-20 нче апрель көннәрендә Татарстан территориясендә урыны белән урманнарның янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 нче класс).