Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2018, 12:22

ТР Гидрометеоүзәк ташкын турында: “Әлегә республика сулыкларында су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе көтелми”

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләрендә Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсенең 3,5-4 метрга күтәрелүе борчу уята.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Алсу Сафина). Татарстанда якын арада табигый сулыкларда су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе көтелми. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

Белгеч сүзләре буенча, ташкын ничек узуга берничә фактор йогынты ясый: кар капламы биеклеге, әлеге карда су запасы һәм республикада синоптик шартларның үзгәрүе. Ул хәбәр иткәнчә, көзен Татарстан буенча туфракның уртача дымлануы 93% тәшкил иткән, шул ук вакытта дымлану дәрәҗәсе азрак булган туфрак республиканың көньяк өлешендәге елга бассейннарында кар капламы астына киткән. 20 мартта үткән кар үлчәү мәгълүматлары буенча, республика буенча карның уртача биеклеге 47 см тәшкил итә – бу нормадан 14 сантиметрга артык. Максималь биеклек – 70 сантиметрга кадәр – республиканың Лаеш, Питрәч, Алексеевск, Аксубай районнарында һәм Казанда.

Республика территориясендә кар капламында су запасы күпьеллык нормадан 117% һәм 2017 елның охшаш периоды нормасыннан 106% тәшкил итә. Казан тирәсендә карда су запасы күпьеллык нормадан 129% һәм 2017 ел күрсәткечләреннән 113% тәшкил итә.

Язгы ташкыннар характеры турыдан-туры һава шартларыннан һәм кар эрү процессыннан бәйле. “Татарстан территориясендә 2 апрельгә кадәр төнлә уңай (плюслы) температуралар көтелми, - диде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе. – Көндезге температуралар 0 градус тирәсендә торачак”. Феликс Гоголь сүзләре буенча, киләсе атнада Татарстанда кар, юеш кар һәм буран көтелә.

Ул искәртеп үткәнчә, Куйбышев сусаклагычы чиктән тыш тулган. “Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсенең артуы аркасында (нормадан 3,5-4 метрга артык) Татарстанның аңа коючы Сумка, Зөя, Казансу, Мишә, Нократ, Чишмә, Зәй елгаларының тамакларын су басарга мөмкин”, - диде эксперт.

ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләгәнчә, хәл контроль астында тора. “Бездән түбән һәм югары торучы сусаклагычларның эшләп китмәве ситуацияне катлауландыра. Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычында эшләр алып барыла, су дәрәҗәсе кими. Шулай да без Куйбышев сусаклагычына якын торган уйсу җирләрне су басуны фаразлыйбыз: Васильево, Казан, Отар, Победилово, Алабуга”, - диде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

Куйбышев сусаклагычы өслегенең боздан тулысынча арынуы күпьеллык даталарга якын тора – Казан тирәсендә – 19 апрель, сусаклагыч тулысынча – 27 апрель.

ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко брифингта хәбәр иткәнчә, ташкын белән хәл контрольдән чыкса, республика территориясендә 39 муниципаль берәмлек су басу зонасына эләгә. Республикада ташкыннар вакытында 28356 кеше сыйдырырлык 154 вакытлыча урнашу пункты әзерләнгән.

Ташкыннарга әзерләнү барышында елга үзәннәре чистартылган, сулык төпләрен тирәнәйтү, су агызу торбаларын чистарту, төзекләндерү эшләре башкарылган.

Ташкыннарга каршы чараларны башкару өчен Татарстанда 15 мең кешедән һәм 2 меңнән артык махсус техника берәмлегеннән торган көчләр төркеме оештырылган. Һава разведкасы өчен 18 берәмлек авиация техникасы әзерләнгән.

Барлык яңалыклар