В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
14 нче мартта Казанда урыны белән көчле җил һәм бозлавык көтелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март). 14 нче мартта Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җил көтелә. Юлларда көчле бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Фаразлаулар буенча, иртәгә Казанда аязучан болытлы, явым-төшемсез булачак. Төнлә термометр баганалары минус 5-7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 0-2 градуска кадәр җылытачак.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 нче һәм 16 нчы март көннәрендә Татарстан антициклон перифериясендә булачак. Төнлә һава температурасы 0-5 градус тәшкил итәчәк, көндез һава 2-8 градуска кадәр җылыначак. 15 нче мартта, атмосфера фронты якын булганга күрә, урыны белән бераз явым-төшем һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр җил көтелә. 16 нчы мартта явым-төшемсез диярлек.
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 17 нче һәм 18 нче мартта, урыны белән бераз катнаш характердагы явым-төшемнәр фаразлана. 17 нче март төнендә һава температурасы -1 дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак. 18 нче мартта төнге сәгатьләрдә минус 2-7 градуска кадәр салкынайта, көндезге вакытта термометр баганалары плюс 1-5 градуска кадәр күтәреләчәк.