Ял көннәрендә синоптиклар салкын һәм көчле җил вәгъдә итәләр.
Фото: Денис Гордийко
Прогноз буенча, 11 нче апрельдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +1 дән -1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез синоптиклар +14-16 градус вәгъдә итәләр.
12 нче һәм 13 нче апрельдә Татарстанда төнге температура +3 тән -2 градуска кадәр фаразлана. Республиканың көнчыгышында -6 градуска кадәр салкынайта. Көндез термометр баганалары +14-20 градуска кадәр күтәреләчәк.
14 нче һәм 15 апрельдә республикада салкыннар көтелә. Көндезге температура +5-10 градустан артмаячак. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәя ала. Явым-төшем ихтималлыгы аз, дип җиткерә ТР Гидрометеорология үзәге.