Икенче көнне яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче апрель). ТР Гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Тәүлек дәвамында, бүген 18:00 сәгатьтән алып 25-нче апрельнең шушы сәгатенә кадәр, Казанда урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга, иртән һәм көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Гомумән алганда, якшәмбе көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава булачак. Яңгыр, иртән урыны белән юеш кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы 4-6 градус җылы, көндез максималь температура плюс 8-10 градус булачак.