В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанда синоптиклар 26-28 градус салкын вәгъдә итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы гыйнвар). Якын көннәрдә республикада һава торышы үзгәрмәячәк – температура климат нормасыннан 9-19 градуска түбәнрәк сакланачак. Явым-төшем көтелми.
Сишәмбе, 10 нчы гыйнвар, төнлә һәм иртән Татарстанда һава температурасы 32-37 градус салкын, урыны белән -41 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары минус 25-30 градуска кадәр күтәреләчәк.
11 нче гыйнварда, чәршәмбе көнне, синоптиклар фаразлавынча, төнлә һәм иртән температура 29-34 градуска кадәр, урыны белән -38 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 17 дән 22-25 градуска кадәр салкын көтелә.
12-14 нче гыйнварда акрынлап җылытачак, явым-төшем көтелми. Пәнҗешәмбе, 12 нче гыйнварда, төнлә һава температурасы 19 дан 24-28 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары -10-15 градуска, урыны белән -19 градуска кадәр күтәреләчәк. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 13-14 нче гыйнвар төнлә -15-20 градус, көндез -10-15 градус булуы көтелә.
Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Татарстан башкаласында алмашынучан болытлы һава торышы, явым-төшемсез, шулай ук төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы -32 градустан -34 градуска кадәр, көндез -26 дан -28 градуска кадәр салкын. Юлларда бозлавык.