15 нче февральдә Казанда азрак кар көтелә.
Фото: Денис Гордийко
15 нче февральдә Казанда кар көтелә, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә болытлы булачак, һава температурасы -8 градустан -10 градуска кадәр булыр дип фаразлана. Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә, термометр баганалары -5-7 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча 15 нче февральдә төнге сәгатьләрдә -7-12 градус булачак, көндез -4 градустан -9 градуска кадәр. 16 нчы февральдә төнлә республикада -9-14 градус, көндез -2-7 градуска кадәр булыр дип фаразлана.
Атна ахырына, 17-18 нче февральдә, республика, нигездә, югары атмосфера басымы кырында булачак. Азрак кар явачак, көндез температураның -10 градуска кадәр төшүе көтелә. 17 нче февральдә төнлә -9 градустан -14 градуска кадәр, 18 нче февральдә аязганда -15-20 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.