Көндез ТР башкаласында минус 6 градуска кадәр фаразлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). 1 нче мартта Казанда бераз кар көтелә, төнлә – секундына 15-18 метрга кадәр көчәюләр белән көчле җил һәм урыны белән буран. Юлларда бозлавык саклана. Төнлә һава температурасы -6 градустан -8 градуска кадәр, көндез минус 6 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан буенча тулаем алганда аязучан болытлы булачак. Вакыт-вакыт кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Көнбатыш, көньяк-көнбатыштан көчле җил, төнлә секундына 15-18 метрга кадәр, көндез секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -4 градустан -9 градуска кадәр булачак, көндез термометр баганалары минус 2-7 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.