В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Машина йөртүчеләрдән юлларда игътибарлырак булуларын сорыйлар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Бүгенге көннән Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начарлануы көтелә. Тәүлек дәвамында төбәккә күз күреме начарлану белән буран, көчле кар киләчәк, ә юлларда кар көртләре хасил булачак.
7-нче гыйнвар көнне төнлә Казанда синоптиклар һава температурасын минус 5-тән алып минус 7 градуска кадәр, кар, томан, буран һәм бозлавык фаразлый. Көндез начар һава шартлары сакланачак, һаваның температурасы нульдән минус 2 градуска кадәр булачак. Тулаем алганда, Татарстанның кайбер районнарында көчле җил белән буран һәм бозлавык көтелә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә. Каршы яктан хәрәкәт итү өчен билгеләнгән юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк. Һичшиксез, иминлек каешларын эләктерергә, ә 7 яшькә кадәрге балаларны балалар креслосларында йөртергә кирәк.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк – юлны бары тик моның өчен билгеләнгән урында светофорның рөхсәт итүче сигналына гына аркылы чыгарга, ә караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны куллану зарур.