Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2023, 15:00

Казанның Яңа ел мәйданчыклары буенча гид: ятаклар һәм каминнар урнашкан урыннар, IT-чыршы һәм экологик арт-объект белән фотога төшү

KZN.RU шәһәрнең иң яхшы 5 бәйрәм локациясе исемлеген төзеде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Юлия Летникова). Яңа ел алдыннан Казанда үзенчәлекле бәйрәм һәм тылсымлы атмосфера хакимлек итә башлады. Якты иллюминацияләр һәм арт-объектлар урамнарны, паркларны һәм биналарның керү төркемнәрен бизәде. Яңа ел кәефе әле булмаган кешеләр өчен, KZN.RU бәйрәм атмосферасын тоярга һәм чараларга барырга мөмкин булган мәйданчыклар буенча мәгълүмат җыйды. Журналистлар һәм блогерлар өчен локацияләр буенча экскурсияне кичә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре үткәрде.

«Черек күл» паркы

Казанлыларның яраткан паркларының берсе – «Черек күл» – кунакларны яңа елча бизәлеш белән каршы алды. Җәмәгать киңлегендә традицион рәвештә челтәрле аркалар һәм «өзелеп төшкән люстра» урнаштырылган, якты гирляндалар кабызылган, ә агачлар иллюминация белән бизәлгән. Паркның үзенчәлеге булып динамик чагылышлы декорлы арт-объект тора, ул яңа ел чаралары программасы стилистикасына туры килә. Җәйге йорт та шул ук стильдә бизәлгән, анда тиздән тимераяклар прокаты пункты эшли башлаячак.

Декабрь азагында ачылачак шугалак паркка үзенчәлекле атмосфера бирәчәк, ә казанлылар тиздән бөтенләй үзгәрәчәк җәйге йортлар арасындагы территориядә ял итә һәм тамак ялгап ала алачак. Шәһәрлеләр өчен фуд-трак, каминнар һәм ятаклар белән ял итү зонасы булдырылачак.

Алдагы каникулларда «Черек күл» паркында казанлылар яңа ел каршылый, фигуралы шуу һәм керлинг буенча мастер-классларга, бозда узачак музыкаль кичәләргә һәм тиз танышу кичәсенә бара алачак. Казанда беренче тапкыр ачык һавада Илья Авербухның Winterfest фигуралы шуу фестивале узачак. 27 нче гыйнварда «Черек күл» бозына фигуралы шуу буенча олимпия чемпионнары һәм дөнья чемпионнары чыгачак. Кунакларны күңел ачу программасы һәм диджей-сетлар астында кичке шуу көтә.

Балыкчы бакчасы

Балыкчы бакчасы казанлыларны яңа ел бизәлеше белән беренче тапкыр сөендерә – аны төзекләндерү көз көне тәмамланды. Җәмәгать киңлегендә бәйрәмчә матур: керү төркеме бизәлгән, парк периметры буенча гирляндалар сузылган, ә бакчаның йөзек кашы булып быел утыртылган тере чыршы тора. Агач совет стилендәге әләмнәр һәм уенчыклар белән бизәлгән. Балыкчы скульптурасы белән фонтан – киңлекнең үзәк элементы да үзгәргән. Аның касәсеннән гирлянда асылынып төшә, ә фонтанның периметры буенча яңа ел бизәкләре белән каркас урнаштырылган.

Чыршы шәһәрчеге Балыкчы бакчасында 28 нче декабрь көнне 19:00 сәгатьтә ачылачак. Быелгы кышта беренче чаралар программасы планлаштырылган: хорның Раштуа чыгышы, Кыш Бабай белән саф һавада иртәнге аш, 55 яшьтән өлкәнрәк казанлылар өчен бию кичәсе. Исегезгә төшерәбез, бию мәйданчыгы бакчада шәһәр халкы үтенече буенча барлыкка килде.

«Казан» гаилә үзәге

Быел яңа ел чараларының төп мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге территориясе булды, анда 35 метр биеклектәге чыршы куелды. Светодинамик бизәлешле һәм анимацияләнгән гөмбәзле ясалма агачны IT-чыршы дип атарга була. Конструкциядәге якты иллюминация музыка тактына «хәрәкәт итә».

Фастфуд һәм эчемлекләр белән «Казан күчтәнәчләре» яңа ел ярминкәсендә тамак ялгап алудан кала, матур фото да ясарга мөмкин булачак. 10 кызыл йортны гирляндалар белән бизәгәннәр, ә алар янында тере чыршы урнаштырганнар. Мәйданчыкның нәни кунаклары һәм балачакны искә төшерергә теләүчеләр өчен аттракционнар һәм таулар урнаштырылган. Шулай ук чыршы шәһәрчегендә Парклар һәм скверлар дирекциясе партнерларыннан фотозона ясалачак.

Бәйрәм комплексы 26 нчы декабрьдә 17:30 сәгатьтә ачылачак. Кунакларны театральләштерелгән тамаша һәм бәйрәм концерты көтә. 1 нче гыйнвардан 7 нче гыйнварга кадәр территориядә көн саен интерактив программалар, спектакльләр һәм концертлар, шул исәптән ретро стилендәге һәм диско-кичәләр форматындагы чаралар узачак. Нәни кунакларны кызыклы геройлар катнашында активлык көтә. Шулай ук Касә янында яңа ел төнен үткәрергә яки тау чаңгысы курорты атмосферасын тоярга мөмкин, биредә беренче кышкы «Вечеринка в болоньевых штанишках» оештырыла.

Казансу елгасы яр буе

Бәйрәм атмосферасын булдыру өчен тере агачлар кирәкми дип саный «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы. Яр буенда 460 кг икенчел чималдан ясалган дүрт метрлы экочыршы барлыкка килгән. Арт-объект пластик капкачлардан, эшкәртелгән полиэтилен гранулаларыннан һәм шәһәр халкы китергән мишурадан тора. Яшел чибәркәйне урам экстрим-паркы янындагы футбол кырлары арасында күрергә мөмкин. Экочыршы яр буенда яңа елның бердәнбер атрибуты түгел, аны шулай ук якты иллюминация, гирляндалар һәм арт-объектлар белән бизәгәннәр.

Экочыршыдагы утлар инде кабынган, әмма алда Казансу яр буенда тагын күп кенә чаралар узачак. Мәсәлән, беренче тапкыр «Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясе кышкы форматта үткәреләчәк. Шәһәрлеләрне урман терапиясе, орнитология һәм чаңгы экскурсияләре, шулай ук Рус-Алман Швейцариясе территориясендә, Гаврилов һәм Балыкчы утраулары урманчыкларында кышкы балык тоту буенча мастер-класс көтә.

Лядской бакчасы

Казанлыларның кышкы фотолары өчен популяр урын Лядской бакчасында урнашкан, анда кызыл фуд-трак урнаштырылган. Парк территориясе буйлап сузылган гирляндалар стильле машинаны тулыландыра, тылсым атмосферасын тарихи фонтан да тудыра – аны традиция буенча яктылык шарлары белән бизәгәннәр.

Лядской бакчасы – тыныч һәм уңайлы җәмәгать киңлеге, шуңа күрә бу урында кышкы чаралар да камералы булачак: Раштуа кичәләрендә «Атмосфера» музыкаль а-капелла төркеме казанлылар өчен яңа ел композицияләрен башкарачак. Хорга компанияне серле персонажлар – «Кар тылсымчылары» төзиячәк.

Исегезгә төшерәбез, Яңа ел алдыннан Казан паркларында һәм скверларында «Мерцание» яңа ел программасы старт ала. ТР башкаласының 26 җәмәгать киңлегендә 161 бәйрәм чарасы планлаштырылган. Алар барысы да бер концепция белән берләштереләчәк – кунакларга тылсым атмосферасын тоярга мөмкинлек бирәчәк. Парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында тулырак белергә һәм расписаниедәге үзгәрешләрне күзәтергә мөмкин.

Казанда Яңа ел бәйрәме турында барлык мәгълүмат KZN.RU порталының махсус бүлегендә басылып чыкты.

Фотолар Денис Гордийко һәм шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе архивларыннан алынды.

Барлык яңалыклар