Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2021, 16:06

ЮХИДИ: Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләренең дүрттән бере – җәяүлеләрне бәрдерү очраклары

Мондый аварияләрнең төп сәбәбе – машина юлын тиешле булмаган урында кичү.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Ксения Швецова). Татарстанда аварияләрнең төп күрсәткечләренең кимүе күзәтелә. Әмма шул ук вакытта җәяүлеләр катнашында килеп чыккан күпсанлы юл-транспорт һәлакәтләре борчу тудыра – аларга барлык аварияләрнең дүрттән бере, шулай ук балалар катнашында килеп чыккан аварияләр туры килә. 9 ай эчендә 378 очрак булган, нәтиҗәдә 42 җәяүле һәлак булган. Сәбәпләрнең иң еше – юл өлешен тиешле булмаган урында кичү.

Җәяүлеләр өчен киртәләр үлемгә китерә торган юл-транспорт һәлакәтеннән котылырга ярдәм итә

Ел башыннан алып 28-нче октябрьгә кадәр булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләренең саны, узган ел белән чагыштырганда, 429 һәлакәткә кимегән, зыян күрүчеләр саны – 489 кешегә, үлүчеләр саны 16 кешегә, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов.

«Татарстанда 100 мең кешегә 5,57 һәлак булучы туры килә – бу Идел буе федераль округында иң түбән нәтиҗә, – диде ул. – Аек булмау билгеләре булган йөртүчеләр, машина йөртү стажы ике елга кадәр булган автомобильчеләр гаебе белән килеп чыккан авария күрсәткечләренең кимүе күзәтелә, куркынычсызлык каешларын кулланмау аркасында килеп чыккан зыяннарның күләме кимеде.

Шул ук вакытта элеккечә җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре күп теркәлә – 378 авариядә 42 җәяүле үлгән, тагын 341 кеше яраланган, дип өстәде Л.Габдрахманов. Һәлак булганнарның төп өлеше юлны тиеш булмаган урында кичкән. Дәүләт автоинспекциясе мондый юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча эш алып бара – быел гына да җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 49 меңнән артык очрагы ачыкланган.

«Юл торышыннан чыгып, профилактик чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – җәяүлеләр өчен коймалар урнаштыру, шул исәптән бүлү полосаларында да, – дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы. Әйтик, Ямашев проспектында 26-нчы июльдә юлны тиешсез урында узган җәяүлене бәрдергәннәр, алган җәрәхәтләрдән ул вафат булды. Яңа аварияләрне булдырмас өчен, бу участокта киртәләр куелган, алар җәяүлеләрнең юл өлешенә чыгуын булдырмаска мөмкинлек биргән. Яңа юл-транспорт һәлакәте очраклары бу участокта башка теркәлмәгән.

«Быел республикада җәяүлеләр өчен барлыгы 16 мең метр киртә төзелде, бу эш дәвам итәчәк», – диде спикер.

Тәүлекнең караңгы вакытында юлларда 37 җәяүле һәлак булган

Юл кичүе аркылы узган 329 җәяүлене бәрдергәннәр. Мондый аварияләрнең иң еш сәбәбе – автомобиль йөртүчеләрнең куркынычсыз тизлек режимын үтәмәве һәм җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы. Л.Габдрахманов сүзләренә караганда, быел җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен җаваплылыкка 26 меңнән артык машина йөртүче җәлеп ителгән. Шул ук вакытта җәяүлеләргә карата 59 меңнән артык административ материал төзелгән, аларның юл кисешендә светофорның тыю сигналына узган өчен – 4 меңнән артык эш.

Җәяүлеләрне бәрдерү санының кимүенә шул исәптән көйләнми торган җәяүлеләр кичүенең көйләнә торганга әверелүе йогынты ясый, дип билгеләп үтте спикер. Ул хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстанда 26 участокта светофорлар урнаштыру төгәлләнеп килә. Мәсәлән, быел Казанда светофор Галиев урамында гимназия янында урнаштырылган, бу балаларның юлларны күчүкуркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.

Юлларның җитәрлек яктыртылмавы да проблема булып тора – тәүлекнең караңгы вакытында 233 бәрдерү булган, нәтиҗәдә 37 җәяүле һәлак булган, 188 кеше яраланган. Ягъни өч җәяүленең икесе нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында һәлак була. Әлеге проблеманы хәл итү өчен республикада яктырту баганаларын урнаштыру эше алып барыла. Агымдагы елның 9 ае дәверендә аларны 94 км юлга урнаштырганнар, тагын 11 км юлны яктырту эшләре төгәлләнеп килә.

Сүз уңаеннан, тәүлекнең караңгы вакытында һәлак булган җәяүлеләрнең үзләре белән яктылык кайтаручы элементлары булмаган. Ленар Габдрахманов билгеләп үткәнчә, аларны куллану һәлакәтләр санын киметергә ярдәм итә.

Бер көн эчендә Казанда балаларны тотып тору җайланмаларыннан башка йөрткән 27 машина йөртүчене җаваплылыкка тартканнар

Республикада балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча вәзгыять һаман да киеренке булып кала бирә. 9 ай эчендә 344 вакыйга теркәлгән, аларда 370 бала яраланган, 11 кеше һәлак булган, дип хәбәр итте Л.Габдрахманов.

«Узган ел белән чагыштырганда мондый аварияләр саны 10-га, һәлак булган балалар саны – 5-кә кимеде», – дип билгеләп үтте спикер.

Балалар катнашындагы икенче юл-транспорт вакыйгасы аларны машинада йөртү вакытында килеп чыга. Шул ук вакытта барлык аварияләр дә диярлек балалар креслоларын кулланмаган машина йөртүчеләр гаебе белән була. Быел балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 12 мең очрагы теркәлгән. 28-нче октябрьдә генә дә Казанда балаларны тотып тору җайланмаларыннан башка йөрткән 27 машина йөртүчене җаваплылыкка тартканнар.

Балаларны машинада йөртүне бозган өчен штраф 3 мең сум тәшкил итә – бу яңа балалар автокреслосы бәясе. «Еш кына баланы тотып тора торган җайланмада утырганга, фаҗигале нәтиҗәләрдән качып була, – дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы. – Алар юл-транспорт һәлакәте вакытында балалар травматизмын һәм үлем очракларын булдырмый калуның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Бу мәсьәләгә бик җитди карарга чакырам».

Ел башыннан юлларда бер бала һәлак булган 98 юл-транспорт һәлакәте булган, 98 бала яраланган. 59 бала җәяүле, дип хәбәр итте Ленар Габдрахманов. «Еш кына мондый юл-транспорт һәлакәтләре ишегаллары территориясендә була, сәбәп – юлга кискен чыгу. Шулай ук еш кына аварияләр велосипедчы балалар белән дә килеп чыга», – дип өстәде ул.

Алдагы ялларда, 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр, Татарстанда «Көзге каникуллар» профилактик акциясе узачак. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга аерым игътибар бирәчәк.

Барлык яңалыклар