В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм йөртү күнекмәләрен 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар күрсәтә ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 21-нче сентябрь көнне Өлкәннәр көне алдыннан Казанда машина йөртү осталыгы конкурсының шәһәр этабы узачак. Ярышлар Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе комплексы территориясендә узачак.
Тәҗрибәле машина йөртүчеләрне ике конкурс сынавы көтә. Башта аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә тикшерү узарга туры киләчәк: сынау транспорт чарасы белән идарә итү хокукына имтиханнар тапшыргандагы кебек үк узачак. Шуннан соң автомобильчеләр махсус трассада машина белән идарә итү күнекмәләрен күрсәтәчәк.
Анда 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар чакырыла. Гариза бирергә яки тулырак мәгълүматны +7(843)533-38-41 телефоны буенча алырга мөмкин.
Җиңүчеләр Татарстан башкаласын октябрь аенда узачак республика ярышларында тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге.