12 гыйнварда төбәктә һава шартларының начараюы көтелә - кар, буран, көчле җил һәм бозлавык.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә, кирәк булса да, торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәләр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе шундый киңәше 12 гыйнварга һава шартларының начараюы белән бәйле. Синоптиклар иртәгә кар, юеш кар, буран һәм көчле җил көтелә, дип хәбәр итәләр. Юлларда - бозлавык һәм кар көртләре.
Шуның белән бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре татарстанлыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искәртә һәм бик игътибарлы һәм сак булырга өнди. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыралар.