Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2019, 17:44

ЮХИДИ Универсиада проспектыннан Танк боҗрасына төшү юлын ябу мөмкинлеген карый

Узган ел участокта 30-дан артык юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанда Танк боҗрасында хәрәкәт схемасын үзгәртү күздә тотыла. Хәзерге вакытта Универсиада проспектыннан Танк боҗрасына төшү юлын, 4.1.2 "Уңга хәрәкәт" һәм 3.1 "Хәрәкәт тыела" юл билгеләрен урнаштырып, ябу мәсьәләсе карала.

Республиканың ЮХИДИ идарәсендә билгеләп үтүләренчә, төшү юлы юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарының берсе - узган ел юлның әлеге участогында 30-дан артык юл-транспорт һәлакәте булган.

Дәүләт автоинспекциясе хәрәкәтне оештыруның киләсе схемасын карый: Универсиада проспекты буенча хәрәкәт иткәндә Танк урамына чыгу өчен, шәһәр үзәге ягыннан 2-нче Газ урамы буенча төшү юлы оештырырга һәм Газ, Павлюхин һәм Оренбург тракты урамнары буйлап алга таба хәрәкәт итәргә яисә Даурия урамына төшеп, алга таба Оренбург трактыннан хәрәкәт итәргә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, автомобильчылар юл хәрәкәтен оештыру схемасы буенча планлаштырылган үзгәрешләрне исәпкә алып, маршрутларын алдан планлаштыруларын, игътибарлы булуларын һәм яңа билгеләнгән юл билгеләре таләпләрен катгый рәвештә үтәүләрен сорый.

Барлык яңалыклар