В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алынган җәрәхәтләрдән 61 яшьлек хатын хастаханәдә үлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь). Өлкән яшьтәге ханым үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары Казанның ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итүләре сорала. 61 яшьлек ханым Академик Павлов ур., 10-нчы йорт янындагы җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыкканда автомобиль көпчәкләре астына эләккән.
Юл-транспорт һәлакәте 29 ноябрьдә якынча 16.11 сәгатьтә булган. Алган җәрәхәтләрдән ханым хастаханәдә үлгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, хатын-кызны ВАЗ-2112 автомобиле йөртүчесе бәрдергән. Ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Вакыйга шаһитларын түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар: 8 (843) 5-333-861.