В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
8-нче июль кичендә машина кую урынында 39 яшьлек хатынны бәрдергәннәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казанда 39 яшьлек хатынны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Һәлакәт 8-нче июль 19.30 сәгатьтә Берьяклы Парк урамындагы 23-нче номерлы йортның парковка территориясендә була.
Йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын-кызның уң балтыр белән табанны берләштерә торган буынының капсула-бәйләүче аппаратына зыян килгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искәртә.
Узган тәүлектә Казанда 181 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 5-есе зыян күрүчеләр белән, шул исәптән 2-се җәяүлеләрне бәрдерү һәм 2-се транспорт чаралары бәрелеше очрагы. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 5 кеше - 2 җәяүле һәм 3 пассажир (шул исәптән бала) - төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.