Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2019, 09:37

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра

Синоптиклар фаразларына караганда, агымдагы атна башында һава шартларының начараюы көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). ТР ЮХИДИ машина йөртүчеләрне юлларда бик игътибарлы булырга һәм җәйге чорда кулланган машина йөртү манерасын һәм темпын үзгәртергә чакыра. Синоптиклар фаразларына караганда, агымдагы атна башында һава шартларының начараюы көтелә: җил көчәю, яңгыр, урыны белән юеш кар булуы фаразлана.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, туклану, җитәрлек ягулык запасы булдырырга чакыра.

Юл фаҗигаләрен булдырмас өчен ЮХИДИ юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди.

Машина йөртүчеләргә катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне, интервалны һәм дистанцияне сайларга, каршы як юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк.

Шулай ук ЮХИДИ, арыган яки хәлсезләнгән очракта, кичекмәстән транспорт чарасын туктатырга киңәш итә.

Җәяүлеләргә килгәндә, Дәүләт автоинспекциясе аларга юл йөрү өлешен җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына күчәргә киңәш итә. Юлны чыгар алдыннан, һичшиксез, тукталырга, барлык транспорт чараларының туктап калуына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Юл аркылы бала белән чыкканда, аны кулыннан тотып чыгарга кирәк. Шулай ук җәяүлеләр яктылык кайтара торган элементлар булган предметларны һәм кием-салымнарны кулланырга, әлеге предметларны транспорт чараларын йөртүчеләр күрерлек итеп тагарга тиешләр.

Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, Дәүләт автоинспекциясенә 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Барлык яңалыклар