В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда күз күреме начарлану белән буран, кар, җил көчәюе, бозлавык фаразлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бүген Татарстанда кар, юеш кар, күз күреме сизелерлек начарлану белән буран, тизлеге секундына 9 метрга кадәр көчәюче җил, юлларда бозлавык һәм кар көртләре ясалырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди. Катлаулы метеорология шартларында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән хәрәкәт тизлеге белән түгел, ә килеп туган юл шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл ягына чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелырга кирәк, дип искә төшерәләр ведомствода.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Алар юлны аркылы җәяүлеләр кичүе аша һәм светофорның рөхсәт итә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юл чыгар алдыннан туктарга, барлык транспорт чараларының да туктап калуына һәм аларны үткәреп җибәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне кирәксез торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, юлда ярдәм сорап +7(843)5333888 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.