В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлда авыр хәлгә эләккән юл хәрәкәтендә катнашучылар тәүлек буе ДАИ бүлекчәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Бүген Татарстан һәм аның башкаласында һава торышы начарлану фаразлана: аерым районнарда кар, урыны белән буран. Юлларда - бозлавык һәм кар көртләре.
ЮХИДИ машина йөртүчеләргә катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайларга, шулай ук куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юл ягына чыгу юлларында каршы хәрәкәткә чыгдан тыелырга киңәш итә. Моннан тыш, эстакадалар, күпер һәм юл үткәргечләре буенча хәрәкәт итүгә аеруча игътибар итәргә кирәк - нәкъ менә бу урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтәләр Дәүләт автоинспекциясендә. Җәяүлеләр кичүенә якынлашканда машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юлдагы авыр хәлгә эләккән юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да тәүлек буе дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала, дип искәртә.