В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика территориясендә кар, буран, көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра. Синоптикларның фаразларына караганда, 30-нчы һәм 31-нче декабрьдә республикада кар, буран, көчәйгәндә тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк җил, юлларда бозлавык көтелә.
Машина йөртүчеләргә катлаулы юл-метеорология шартларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайларга, шулай ук каршы як юлга чыгу белән бәйле куркыныч маневрлардан тыелып торырга кирәк.
ЮХИДИ куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм куркынычсызлык каешларын эләктергән пассажирларны йөртергә чакыра, шулай ук балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр үз авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар кулланып йөртү кирәклеген искә төшерә.
Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә саклык таләп итә. Җәяүлеләр юл аша бары тик җәяүлеләр юлы буенча һәм светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга тиеш. Юлны чыгар алдыннан, һичшиксез, тукталырга, барлык транспорт чараларының туктаганлыгына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Юл аркылы бала белән чыкканда, һичшиксез, аны кулыннан тотарга. Яктырткычларны кайтаручы элементлар булган предметларны һәм кием-салымнарны куллануга аерым игътибар бирергә һәм бу предметларның транспорт чараларын йөртүчеләргә күренүен тәэмин итәргә кирәк. Яктылык кайтаручы элементлар җәяүлеләрнең гомерен саклап кала алуын истә тотарга кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава торышының үзгәрүен исәпкә алырга, бик сак булырга, үзләре белән җылы әйберләр, ризык, җитәрлек ягулык запасы алырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, ярдәм сорап, дәүләт автоинспекциясенә 8(843)533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.