В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
14 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә автомобиль юллары буйлап велосипедта йөрү тыела.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казанда җылы көннәр килү белән юлларда велосипедта һәм самокатта хәрәкәт итүче күп кенә балалар барлыкка килде. Дәүләт автоинспекциясе яшь шәһәрлеләрне һәм аларның ата-аналарын юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Шулай итеп, автомобиль юлларын велосипедлар һәм самокатларда кисеп чыгу тыела. Мисал өчен, 19-нчы апрельдә Чистай урамында юл-транспорт һәлакәте булган, анда велосипедта юлны кисеп узган 14 яшьлек яшүсмер зыян күргән. Ә 28 апрельдә машина йөртүче самокатта йөрү өлешен кисеп үткән кызны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ул имгәнгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ матбугат хезмәте.
14 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә юлларда велосипедта йөрү тыелган. Хокук бозулар ачыклаганда бу хакта мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә һәм яшь хокук бозучы укый торган белем бирү оешмасына җибәрелә.
Һәлакәтләрнең еш кына сәбәбе – баланың самокатка кисәк кенә машина юлына чыгуы. Мондый вакытта хәтта минималь тизлектә хәрәкәт итүче машина йөртүче дә һәрвакытта да туктап кала алмый.
Ата-аналарга балаларга самокатта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәк, аерым алганда, самокатта һәм электросамокатларда аларга бары тик паркларда, скверларда һәм махсус билгеләнгән һәм моның өчен җиһазланган урыннарда гына йөрергә мөмкин, ә юл өлешендә түгел.
Машиналар йөрү өлешен җәяүлеләр кичүе буенча гына аркылы чыгарга һәм бары тик велосипедтан һәм самокаттан төшкән хәлдә генә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ел башыннан бирле балалар катнашында 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 бала төрле җәрәхәтләр алган.