В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 61 яшьлек хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). Казанда 61 яшьлек хатын-кызны бәрдерү шаһитларын эзлиләр - юл-транспорт һәлакәте 29 ноябрьдә 16.18 сәгатьтә Лукин урамындагы 10-нчы номерлы йорт каршында була.
Көйләнми торган җәяүлеләр кичүеннән юлны аркылы чыгып бара торган пенсионерны Павлов урамыннан, Дементьев урамы ягыннан Лукин урамы юнәлешендә, хәрәкәт иткән ВАЗ автомобиле бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәттә гаепле машина йөртүче вакыйга урыннан качкан.
Казан Дәүләт автоинспекциясе шаһитларны түбәндәге телефоннар аша мырәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Узган тәүлектә Казанда 192 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларның 5-сендә зыян күрүчеләр бар. Нәтиҗәдә, 5 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы төрле тән җәрәхәте алган.