В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте 2-нче майда Пионер урамындагы 1-нче номерлы йорт каршында була.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре 2-нче май көнне 8:05 сәгатьтә Пионер урамындагы 1-нче йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларын эзли.
Машина йөртүче 57 яшьлек велосипедчыны бәрдерә, нәтиҗәдә, тегесе зыян күрә.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге очракны күргән шаһитлардан түбәндәге телефоннардан шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-15, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 71 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 6-сы зыян күрүчеләр белән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегендә.