В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл-транспорт һәлакәте Ф.Әмирхан урамында булган, шофер вакыйга урыныннан качкан
Фото: Денис Гордийко
Әлеге вакыйга 17:45 сәгатьтә 85б йорты каршында теркәлгән. 77 яшьлек хатын-кыз ярамый торган урында юлны чыккан. Шофер вакыйга урыныннан качып киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче хастаханәгә озатыла. Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефон аша элемтәгә чыгуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 125 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның берсе – җәяүлене бәрдерү. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 568 шофер һәм 100 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Мәсәлән, 94 кеше куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган, 158 кеше җәяүлеләргә юл бирмәгән, ике шофер балаларны дөрес йөртмәгән. Тагын тугыз автомобильче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткәнгә тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча Дәүләт автоинспекциясендә.