В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр авария урыннарыннан качкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Казанда 29-нчы августта Белинский һәм Курск урамнарында булган ике юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларын эзлиләр. Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр авария урыннарыннан качкан.
11.00 сәгатьтә Белинский урамындагы 5-нче йорт янында билгесез автомобиль йөртүчесе куркынычсыз ян интервалын сайламаган һәм 44 яшьлек ир-атны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-атның уң кул сөяге, уң табаны һәм уң як балтырының аскы өлешенә зыян килгән.
17.05 сәгатьтә Курск урамындагы 23-нче йорт янында «Тойота Камри» автомобиле йөртүчесе, юл бирмичә, 54 яшьлек җәяүлене бәрдергән, ул җәяүлеләр өчен көйләнми торган юл аша чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүленең уң табанына зыян килгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе шаһитлардан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 231 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 7-сендә зыян күрүчеләр бар (3 җәяүлене бәрдерү, 3 бәрелешү һәм каршылыкка чыгу). Нәтиҗәдә 7 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы – 3 җәяүле, 3 пассажир һәм машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.