Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2025, 17:58

Дәүләт йомгаклау аттестациясе 2025: Казан чыгарылыш сыйныф укучылары Россиядәге уртача күрсәткечләрне узып киттеләр

Җиде укучы ике фәннән берьюлы 100 балл җыйды

Быел БДИ буенча Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән артып китте. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә 20,5 меңгә якын чыгарылыш укучысы катнашты. Имтиханнарны оештыру һәм үткәрү өчен 185 пункт эшләде, 10 меңнән артык педагогика хезмәткәре җәлеп ителде. Бу хакта бүген ел саен уздырыла торган август педагогика конференциясендә Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

«Гомумән алганда, имтихан кампаниясе яхшы оештырылган һәм җитди хокук бозуларсыз узды. Мондый зур эш Казан мәгарифенең бөтен системасының бердәмлеген күрсәтте. Рус теле буенча уртача балл – 65,18, профильле математика буенча — 69,4. Казан бөтен фәннәр буенча уртача Россия дәрәҗәсеннән артып китте, бу укучыларның һәм педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе», — дип сөйләде Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.

Ул шулай ук Казан мәктәпләрен тәмамлаган 160 укучының йөз балл җыючы булуын, ә аларның җидесенең берьюлы ике фәннән 100 балл алуын өстәде.
Фоторепортаж
Казанда ел саен үткәрелә торган мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды
Видеорепортаж
26.08.2025 17:24
Казанда ел саен үткәрелә торган мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды
Барлык яңалыклар