В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Патриотик чарада катнашучыларны фронт боткасы белән сыйлыйлар
Республика көнендә, 30 августта, «Казан» гаилә үзәге янында «Җиңү Армиясенә кушыл!» патриотик акциясе узачак. Аның мәртәбәле кунаклары булып Россия Геройлары Умарпаша Ханалиев, Олег Лобунец, Алексей Чагин һәм Владимир Захаров торачак.
Бу көнне чарада Россия армиясе, Африка корпусы һәм Казан югары танк команда училищесы палаткалары эшли башлый. Акциядә катнашучылар өчен ату коралы күргәзмәсе һәм тактик армия сугышы буенча күрсәтмә чыгышлар оештырылачак. Хәрби хезмәткә сайлап алу пункты белгечләре контракт хезмәте турында сөйләячәк, ә волонтерлар маскировка челтәрләрен һәм исән калу браслетларын үрү буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук чарада СВО сугышчыларының амунициясе белән танышырга, хәрби форманы киеп карарга, автомат җыюда күнегүләр ясарга, тирда атарга һәм истәлеккә фото ясарга мөмкин булачак.
«Җиңү Армиясенә кушыл!» патриотик акциясе мәйданчыгында кыр кухнясы эшләячәк, анда теләгән һәркемне чын фронт боткасы белән сыйлаячаклар.
Чара 15:00 сәгатьтә башлана.