В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы шәһәрнең Бөек Җиңүгә өлеш керткән күренекле кешеләре турында искә төшерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель, Алена Мирошниченко). Вишневскийларның медицина династиясе тарихы 120 елдан артык вакытны үз эченә ала. Атаклы Казан галиме Александр Васильевич Вишневский совет хирургиясе классикасы, илебез нейрохирургиясенә нигез салучы, авыртуны басуның һәм яраларны дәвалауның яңа ысулларын эшләүче, атаклы Вишневскийның маен ясаучы булып тора. Аның тикшеренүләре һәм ачышлары нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы елларында йөзләгән мең яралының гомере коткарылган. KZN.RU порталы шәһәрнең Бөек Җиңүгә өлеш керткән күренекле кешеләре турында искә төшерә.
Булачак профессор зур мохтаҗлыкта яшәгән
Александр Вишневский 1874 елда Дагыстандагы Чир-Юрт авылында туган. 1894-1899 елларда Казан Император университетының медицина факультетында белем ала. Студент елларында булачак профессор зур мохтаҗлыкта яшәгән, шуның аркасында 1896 елда университет идарәсе аны уку өчен түләүдән азат иткән. Өч елдан Вишневский дәвалаучы белгечлеге буенча кызыл диплом ала.
Беренче бөтендөнья сугышы елларында Александр Васильевич ярдәмчеләрдән башка диярлек ике хирургия курсы алып барган - хирургия патологиясе һәм госпиталь клиникасы. Шул ук вакытта ул Бөтенроссия земство союзының Казан бүлеге баш табибы, Казан биржа һәм сәүдәгәрләр җәмгыяте госпитальләренең табиб-консультанты, Казан хәрби округы лазарет табибы булган. Галим авыру һәм яралылар өчен персонал әзерләү курсларында лекцияләр укырга да вакыт таба, атнага алтышар сәгать табигый чәчәк авыруына каршы актив иммунизация буенча курс укый. Гражданнар сугышы елларында А.В.Вишневский эпидемияләргә каршы көрәшкә күп көч куя: ул тиф белән көрәш буенча губерна комитеты әгъзасы була, аның инициативасы буенча Казан университетының медицина факультетында йогышлы авыруларның махсус курсын укый башлыйлар.
Вишневский маеның тискәре йогынтысы булмаган диярлек
А.В.Вишневский чын мәгънәсендә совет хирургиясе классикларының берсе булып санала. Аның авторлыгына клиник хирургия, урология һәм нейрохирургия буенча 100-дән артык фәнни эш керә. Галим эксперименталь-физик тикшеренүләр үткәргән һәм үт суы юллары, сидек системасы, күкрәк куышлыгы, нейрохирургия, хәрби яралар һәм үлекле процесслар хирургиясе буенча күпсанлы эшләр язган.
Казан галиме ялкынсыну процессларын, үлекле яраларны, травматик шокны дәвалауның яңа ысулларын эшләгән. Новокаин һәм май-бәлзәм бәйләвечне кушу аяклар гангренасы, туберкулез, трофия җәрәхәтләре, тромбофлебит, абсцесслар, карбункул һәм башка чирләрне яңача дәваларга мөмкинлек биргән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, дегет, ксероформ һәм кастор маеннан торган Вишневский маеның тискәре йогынтысы булмаган диярлек. 1927 елда барлыкка килгән май-бәлзәм бәйләвече яраларны дәвалау өчен бүген дә уңышлы кулланыла.
Вишневский тәкъдим иткән авыртуны басу һәм яраларны дәвалауның яңа ысуллары Бөек Ватан сугышы вакытында зур роль уйнаган, йөзләрчә мең совет сугышчысын коткарган. Вишневскийның авыртуны басу методы совет хирургларының операция эшчәнлегендә иң киң таралган ысул була һәм авторга киң танылу алып килә. Гади хирургларга мөмкин булган метод хирургиянең авыл хастаханәсенә кадәр гади дәвалау учреждениеләренә үтеп керүенә ярдәм иткән.
«Безнең мәктәп, күп еллар ялкынсыну мәсьәләләрен эшләп, хәрби-кыр хирургиясе өлкәсендә әзер тәкъдимнәр белән чыкты. Аларның күбесе тулысынча апробация алды», - дип язган 1944 елда А.В.Вишневский. Сугыш елларында һәр өченче яралы Вишневский буенча дәвалау алган - җирле анестезия (операцияләрдә һәм яраларны эшкәрткәндә), новокаин блогы (шокка каршы һәм дәвалау чарасы буларак) яки бальзамик бәйләвеч (яраларны дәвалау һәм имгәнүләрне дәвалау өчен).
«А.В.Вишневский уйлап чыгарган авыртуны баса торган алым базасында операция техникасы да үзгәргән, ул матуррак, анатомик булган», - дип искә ала сугыш чорында Казанда галим җитәкчелегендә эшләгән Владимир Кованов.
Америкада Вишневскийның дәвалау методы «рус» дип аталган
1929 елда Айов штаты университетының медицина факультеты деканы чакыруы буенча А.В.Вишневский Америкада «рус» исемен алган үзенең методы турында доклад белән чыгыш ясый. 30-нчы еллар уртасында Вишневский клиникасының анестезиясе астында якынча 10 мең операция тәҗрибәсе булган. Бу операцияләрнең күбесен җирле анестезия астында А.Вишневский дөньяда беренче булып башкарган.
СССРның медицина фәннәре академиясе әгъзасы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең Хирургия җәмгыяте рәисе итеп сайлануы, шулай ук Вишневский клиникасы базасында СССР Медицина фәннәр академиясенең Хирургия институты булдыру һәм аны әлеге институтның директоры итеп билгеләү А.В.Вишневский казанышларын тану булып тора.
Александр Васильевич мәктәбеннән 18 профессор чыккан. Аларның күбесе үз мәктәпләрен булдырган, кайберләре ил хирургиясендә яңа юнәлешләр башында торган, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек булганнар.
Гаилә традициясен галимнең балалары дәвам итә
А.В.Вишневскийның фәнни эзләнүләре аның улы, илебезнең йөрәк һәм кан тамырлары хирургиясе юнәлешен оештыручыларның берсе, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты, СССР Медицина фәннәр академиясе академигы Александр Александрович Вишневский (өлкән улы) дәвам иткән. Династиянең өченче вәкиле эре торакаль һәм пластик хирург, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Александр Александрович Вишневский (кече улы) булган. Гаилә традициясен галим кызы, торакаль хирург һәм медицина фәннәре докторы Галина Александровна Вишневская дәвам итә, ул Б.В.Петровский исемендәге Россия фәнни хирургия үзәгендә эшли. Шулай итеп, 1899 елда А.В.Вишневский табиблык карьерасы башлангач барлыкка килгән Вишневскийларның хирургия династиясе ил иминлеге өчен эшләвен дәвам итә.
А.В.Вишневский - РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Аның исеме РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәскәүдәге хирургия институтына, Омск өлкәсендәге күп профильле Крутин үзәк хастаханәсенә, Казан, Кизил-Юрт, Хасав-Юрт һәм Дагыстанның берничә авылындагы урамнарга бирелгән. Атаклы хирург бюстлары Казан һәм Мәскәү урамнарын бизи.
Тарихи белешмә КДМУ тарихы музее материаллары нигезендә әзерләнгән.