Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2020, 20:38

Герман Грефны Казанда «Кәгазь акчасыз транспорт» проекты белән таныштырдылар

Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм «Сбербанк» башлыгы метро һәм автобуста әлеге системаны сынап карадылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Сбербанк» гавами акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Герман Греф Казан метрополитенында юл йөрү өчен акчасыз түләү мисалында «Кәгазь акчасыз транспорт» проекты белән таныштылар. Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

Кунаклар «Дубравная» метро станциясеннән «Сукно бистәсе» станциясенә кадәр бардылар. Биредә аларга «Кәгазь акчасыз транспорт» проектын тәкъдир иттеләр. Алар жетоннар сату аппаратларын, турникет аша банк картасы ярдәмендә юл өчен түләүне, шулай ук метрополитенга картасыз узарга мөмкинлек бирә тоган махсус биометрик турникетны сынап карады.

Аннары кунаклар шәһәр җир өсте транспортында - автобуста кондукторсыз түләү системасын сынап карады.

2016 елда Казан метрополитенында акчасыз экосистема булдыруның беренче этабы гамәлгә ашырылды. Ул чакта метроның һәр станциясендә турникетларның берсе контактсыз банк карталарын кабул итү өчен ридерлар белән җиһазландырылган иде. 2018 елның сентябрендә 2-нче этап – Казан метрополитенында йөрү өчен түләү системасын тулысынча модернизацияләү тәмамланды , дип искә төшерә ТР Президенты матбугат хезмәте. Бүгенге көндә барлык метрополитенның йөрешенә автоматлаштырылган түләү системасы белән интеграция ясалды, телекоммуникацион җиһазлар паркы яңартылды, метроның 11 станциясендә барлык турникетларга банк карталарын да, гамәлдәге транспорт/социаль карталарны да укый торган бердәм ридерлар урнаштырылды, жетоннар сату аппаратларында банк карталары кабул ителә.

Барлык яңалыклар