Җиңү көне хөрмәтенә Бөтенроссия акциясе 8 һәм 9 майларда үтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казан тимер юл вокзалы “Георгий тасмасы” бөтенроссия акциясенә кушылды. Җиңү көне символын биредә 8 һәм 9 майларда таратачаклар.
Поездлар пассажирларын һәм вокзал хезмәткәрләрен Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән Казан магистраленең Яшьләр советы активистлары котлый. Алар Георгий тасмаларын тараталар һәм совет солдатларының батырлыгы турында сөйлиләр, дип хәбәр итә Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
“Георгий тасмасы” бөтенроссия акциясе Казанда 24 апрельдә старт алды. 9 майга волонтерлар 15 мең тасма таратырга планлаштыра.