«Казанның Мактаулы гражданины» исеме «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка биреләчәк. Казан мэры Илсур Метшин бүген башкала Ратушасында узган Казан шәһәре Думасының XL сессиясендә шундый фикер белән чыгыш ясады.
Шәһәр башлыгы Сергей Чемезовның оборона комплексы предприятиеләре үсешенә, шулай ук Татарстан белән Казанның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Сергей Чемезовның хезмәт эшчәнлеге Иркутск шәһәрендә Сирәк һәм төсле металлар фәнни-тикшеренү институтында башлана. 1980 елдан ул «Луч» эксперименталь-сәнәгать берләшмәсендә эшли, ә 1988 елда «Совинтерспорт» тышкы сәүдә берләшмәсе генераль директоры урынбасары итеп билгеләнә.
1996 елның августыннан 1999 елның сентябренә кадәр Чемезов Россия Федерациясе президенты эшләре идарәсенең Тышкы икътисади элемтәләр бүлеге башлыгы вазифасын башкара. 2000 елдан Сергей Викторович Чит илләр белән хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе президенты каршындагы комиссия әгъзасы булып тора. Аның эшчәнлеге кысаларында ул Россиянең хәрби билгеләнештәге продукциянең дөнья базарында иң югары дәрәҗәдә саклап калу һәм ныгыту өчен актив чыгыш ясый.
«Рособоронэкспорт» ширкәте оешканнан соң Сергей Викторович генераль директорның беренче урынбасары итеп билгеләнә, ә 2004 елда әлеге предприятиене җитәкли. Сергей Викторович Чемезов «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры, Мактау (2002 ел) һәм Дуслык (2009 ел) орденнары белән бүләкләнгән. Ул шулай ук Россия машина төзүчеләр берлеген җитәкли.
2007 елда Сергей Чемезов 2012 ел ахырында «Ростех» дип үзгәртелгән «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе белән идарә итә. «Ростех» дәүләт корпорациясе Татарстанның стратегик партнеры булып тора. Аның предприятиеләрендә җитештерү куәтләрен төзекләндерү, техник һәм технологик яктан яңадан коралландыру буенча зур чаралар гамәлгә ашырыла.
«Сергей Викторович җитәкчелегендә компаниядә бөек яңартулар үткәрелде, ул аны алдынгы дөнья позицияләренә чыгарды. Гамәлгә ашырылган структур реформалар Россия сәнәгатенең тотрыклы һәм уңышлы үсешенә ярдәм итте. Бүген ул алыштыргысыз җитештерү һәм алдынгы технологияләр белән оборона комплексының терәк предприятиесе, йөзләгән бүлекчәләр, фәнни-тикшеренү институтлары, төрле конструкторлык бюролары, анда Россиянең иминлеге һәм икътисадый тотрыклылыгы мәнфәгатьләрендә йөз мең югары квалификацияле һөнәрчеләр хезмәт куя. Ростех хәрби һәм гражданлык продукциясенең меңләгән төрләрен чыгара — самолетлардан алып вакциналарга кадәр», — дип билгеләп үтте Илсур Метшин генераль директорның өлеше турында сөйләгәндә.
Сергей Чемезовның яшь буынны үстерүгә һәм һөнәри тәрбияләүгә юнәлдерелгән эшчәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының попечительлек советлары әгъзасы һәм рәисе буларак, ул предприятиеләрнең кадрлар потенциалын ачуга һәм ныгытуга аерым игътибар бирә. «Ростех» корпорациясе әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны башлап җибәрә һәм хуплый.
«Сергей Викторович Чемезов биографиясе — Ватанга һәм үз халкыңа тугрылыклы хезмәт итүнең лаеклы үрнәге. Дәүләт структураларында мөһим урыннарда эшләп, ул һәрвакыт югары осталыкны, фикерләү масштабын күрсәтә һәм иң катлаулы бурычларны нәтиҗәле хәл итә, Россиянең оборона-сәнәгать комплексын ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә, дәүләтебезнең технологик суверенитетын ныгытуга ярдәм итә. Милли икътисадның зур уңышлары аның илнең киләчәген билгели торган мөһим проектларны гамәлгә ашыруга битараф булмавына бәйле», — дип тәмамлады чыгышын Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы инициативасын депутатлар бертавыштан хуплады. Татарстан башкаласының Мактаулы гражданнарын бүләкләү тантанасы гадәттәгечә Шәһәр һәм Республика көнендә, 30 августта, узачак.
Шуны да искәртик: Татарстан башкаласының Мактау китабына «Татэлектромонтаж» АҖ, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский һәм теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры Вероника Кодәрмәтова кертеләчәк. Карар Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде.